Канаданың Ванкувер шәһәрендә эшләп килүче Мөхәммәд (с.г.в.) исмендәге Космик фәннәр институты яңа космик программа эшләгән. Аның нигезендә галимнәр Айга Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) исемендәге космик станция җибәрергә ниятлиләр.
«Бүген һәрбер ил үзенең космик программасын булдырырга тиеш. Бу илнең дөнья күләмендә дәрәҗәсен арттыра һәм чит илдән инвесторлар җәлеп итә», - дип белдерде бу уңайдан институт директоры, доктор Редуан Әль-Факир. Редуан әфәнде мөселман илләренең космос өлкәсендә шактый артта калуын, бу өлкәдә башкарасы эшләрнең әле шактый булуын да билгеләп үтте.
Космик станция Айга 2013 елда төшәргә тиеш. 2015 елда исә ул орбитага яңа телескоп чыгарачак. Галимнәр әлеге яңа проектка Мөхәммәд Пәйгамбәргә каршы чыгышлар булганнан соң тотынган. Алар үзләренең яңа проекты белән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең бөеклеген, аның гамәлләренең изгелеккә генә юнәлгән булуын расларга телиләр. Шулай ук әлеге вакыйга Пәйгамбәрнең фән үсешенә керткән өлешен дә мәңгеләштерергә тиеш.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры