Иртәгә, 26 июньдә, Казанда «KAZANHALAL 2010» халыкара күргәзмә-ярминкәсе башлана. Ике көнлек күргәзмә-ярминкә ислам бизнесы һәм финанслары буенча II Халыкара саммит кысаларында «Яшәү рәвеше буларак – хәләл» шигаре белән оештырыла.
Оештыруда коммерцияле булмаган Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Диния нәзарәте карамагындагы «Хәләл» комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты катнаша.
Күргәзмә-ярминкә Россиядә һәм БДБ илләрендә хәләл секторын үстерү, Россия һәм Бердәмлек җитештерүчеләрен дөньякүләм Хәләл индустриясенә кертүне максат итеп куя. Анда Россия, Татарстан һәм чит илләрнең бизнес-берләшмәләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Күргәзмә-ярминкә «Ит һәм сөт җитештерү», «Икмәк ризыклары», «Әзер продуктлар, ярымфабрикатлар», «Җәмәгать туклануы (рестораннар, кафелар)», «Туризм, косметика, фармацевтика», «Архитектура, төзелеш оешмалары», «Кием, тукыма, аксессуарлар», «Нәшрият», «Мәгариф» һәм «Ингредиентлар» юнәлешләре буенча оештырыла.
Әлеге чарада катнашу Россия һәм чит илләрнең хәләл товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, үз бизнесыңа инвесторлар, дистрибьюторлар һәм зур ритейлерларны җәлеп итәргә, Россия һәм чит илләрдә компанияңне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.
ТР Мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыенда хәләл индустриясендәге чит ил экспертлары катнашу Россиядәге хәләл индустриясенә кагылышлы сорауларга җавап табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм үсеш юлларын табарга булышачак.
Күргәзмәнең эшлекле программасы «Россия һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясе» форумы, хәләл продукцияне җитештерү, логистика, консалтинг, стандартлаштыру үзенчәлекләре мәсьәләләренә кагылышлы конференцияләр һәм “түгәрәк өстәл”ләр уздыруны күз алдында тота.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры