Малайзия штатларының берсендә туристлар өчен мөселман пансионатлары булдырырга ниятлиләр. Бу турыда илнең туризм идарәсенә сылтама белән Islam.com.ua агентлыгы хәбәр итә.
Илнең төньяк-көнбатышында урнашкан Келантан штаты инде берничә ел дәвамында «дини туризм» үзенчәлекләрен өйрәнә. Әлеге штат бик матур җиргә урнашкан булса да, ерак төбәкләрнең берсе булып санала. Шуңа күрә әлегә бу штатка туристлар күпләп килми.
«Без мөселманнарга «дини хезмәтләр пакеты» тәкъдим итәргә җыенабыз. Әлегә ул өч көнгә исәпләнгән. Тур кысаларында ислам нигезләрен өйрәнү дә күздә тотыла», - дип белдергән журналистларга туризм комитеты рәисе Такиюддин Хәссән. Аның сүзләренчә, ислам дәресләре малайзия авылларындагы мәктәпләрдәге кебек укытылачак. Шул рәвешле, Туристлар Малайзия балалары ни рәвешле белем алуы белән дә таныша алачаклар. «Бердәнбер аерма - туристлар уңайлы мөселман отельләрендә яшәячәкләр», - ди бу уңайдан Такиюддин Хәссән.
Мөселман пансионатларында туристларга ял итү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылачак. Бигрәк тә Якын Көнчыгыш туристлары әлеге урынны үз итәр, дип көтелә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры