Чечня республикасы үзәк телевидениесендә «Алимун» дип аталган дини олимпиада башланды. Чечня президенты һәм хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге бәйгедә ислам уку йортларында белем алучы шәкертләр катнашачак.Әлеге олимпиаданың максаты - дин нигезләрен үзләштерүче талантлы яшьләрне үстерү өчен мәйдан булдыру, фәнни белемнәрне киң җәмәгатьчелеккә җәелдерү, иң талантлы яшьләрне сайлап алу һәм аларга алга таба Россия ислам университетында уку өчен мөмкинлекләр тудыру.
Олимпиада ике этапта үтәчәк. Беренче этап (ул ярымфинал булып санала) август аенда төгәлләнәчәк. Бәйгенең финал өлеше исә сентябрь аенда булыр, дип көтелә. Катнашучылар ислам тарихы, ислам фәлсәфәсе буенча көч сынашачак.
Олимпиадада җиңүчеләр бу елда ук Россия ислам университетына имтихансыз кабул ителәчәк. Әлеге проект дәвамлы булачак, олимпиаданы ел саен үткәрергә ниятлибез, дип белдерә оештыручылар IslamRF.Ru сайтына.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры