Санкт-Петербургта яшь буын вәкилләре җәмәгатьчелек игътибарын үтә дә җитди проблемага җәлеп итәргә булган. Алар бүген шәһәрдәге хастаханәләренең берсендә аборт ясатуга каршы акция үткәрде. Акцияне үткәрү идеясе белән «Яшәү сугышчылары» иҗтимагый хәрәкәте активистлары чыккан.
Яшьләр бүген Васильев утравында урнашкан Пирогов исемендәге шәхси хастаханә янында бала төшертү нәтиҗәсендә үтерелгән балалар сурәтләнгән плакатлар белән чыкты, дип хәбәр итә «Интерфакс-религия».
Акцияне оештыручылар әйтүенчә, аборт ясаучы табиблар, бала төшертүче гаиләләр, яшь парлар – барысы да әлеге гамәлнең нинди куркыныч икәнлеген күрергә тиеш. Алайса, бала төшертүне хәзер кеше үтерү дип түгел, ә гадәти бер медицина процедурасы буларак кына кабул итәләр, дип борчыла алар. Шуңа күрә акция вакытында үтеп баручыларга бала төшертү турында материаллар да өләшенде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры