Гыйрак башкаласы Багдад шәһәрендә торак йортларда ут булмау сәбәпле, өлкән сыйныф укучылары чыгарылыш имтиханнарына мәчеттә әзерләнергә мәҗбүр. Шәһәрнең үзәгендә урнашкан “Әл-Киләни” мәчетенең гыйбадәт залында иртәдән кичкә кадәр үсмерләр җыела. Багдад мәктәпләренең берсендә укучы Әмир Сәбринең РИА “Новости” корреспондентына әйтүенчә, мәчеттә егет үзен җәннәттә кебек хис итә: “Урамда 50 градус эсселек, ә монда – кондиционерлар эшли, салкынча, суыткычта салкын су бар”. Яшүсмер мәчеттә көн саен 12әр сәгать була икән. Ә кайберәүләр хәтта кунача да кала. Ата-аналарга исә балалары өчен борчылырга нигез юк, чөнки мәчет урнашкан район яхшы саклана.
Шул ук хәл Гыйракның башка шәһәрләрендә дә кабатлана: үз электр генераторлары булган мәчетләр бүген китапханәләрне хәтерләтә. Илдә электр энергиясе белән тәэмин ителеш әлегәчә хәл ителмәгән. Шуңа күрә кайвакыт ут көненә бары бер генә 1 сәгать бирелә. Шул сәбәпле Рамади шәһәрендә яшәүче мәктәп укучысы Камаль Втихан имтиханнарга яхшылап әзерләнә алмый – ул яши торган шәһәрдә мәчетләрдә электр станцияләре юк. Камальнең гаиләсе кайвакыт шәхси электр станцияләре хуҗаларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр, ә бу бик зур чыгыманр таләп итә. “Электр мәсьәләсен хәл итә алмыйлар икән, күбрәк мәчетләр төзесеннәр иде”, - дип зарлана К.Втихан РИА “Новости” хәбәрчесенә.
Бу вазгыятьтә мәчеттә эшләүчеләр укучылар өчен бөтен мөмкин булган шартларны тудырырга тырыша. Чөнки чыгарылыш имтиханнары – яшүсмер тормышында аеруча мөһим вакыйга, ә яшьләр – Гыйракның киләчәге.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
НИКАХ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАУЛАР
Нәзарәт кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына чакыра
Хәләл индустриясе азык-төлек җитештерү кысаларыннан чыкты