Корея мөселманнар ассоциациясе сәркатибе Ли Чу Хван беренче булып мөселманнар өчен кертелгән яңа менюдагы ризыкларны татып карады. Әлеге махсус меню Сеул шәһрендәге «Самсунг» медицина үзәгенә килүче мөселманнарга тәкъдим ителәчәк. Менюдагы ризыклар гарәп һәм монгол кухнясы нигезендә әзерләнгән, дип хәбәр итә IslamNews.
Хван әфәндедән кала, яңа менюда тәкъдим ителгән ризыкларны «Самсунг» медицина төркеменең баш табибы Ли Чонг Чоль, «Самсунг» медицина үзәгенең баш табибы Чой Хан Йонг, Монголиянең Кореядагы илчелеге хезмәткәре Тэнун әфәнде һәм мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре дә бәяләде.
Моңа кадәр медицина үзәгендә дәваланучы мөселманнар ризыкны өйләреннән алып килә торган булган. Моннан соң алар үзәктә дә тиешле дәрәҗәдә хәләл ризык белән туклана алачак.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры