ТР Диния нәзарәтендә кичә «Яшьләрнең тәрбиягә авыр бирелүчәнлеген җиңү» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды. Анда ТР мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуп, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һәм төрле министрлыклардан, югары уку йортларыннан, мөселман оешмаларыннан вәкилләр катнашты.
Доклад белән ТР Прокуратурасы вәкиле Җәүдәт Ибраһимов, Тәрбиягә авыр бирелүче балаларның махсус урта белем бирү мәктәбе директоры Нәфис Галләмов, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында эшләп килүче этномәдәни белем бирүне үстерү үзәге җитәкчесе Камил Насибуллин һ.б.лар чыгыш ясады.
Конференциядә педагоглар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә катнашты. Алар бергәләшеп тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән ничек эш алып барырга, ничек иттереп аларны олы тормыш юлына әзерләргә, тайгак юлдан йолып калырга икәнен сөйләштеләр. Мондый балалар белән эшләүдә ислам дине вәкилләрен дә җәлеп итү кирәк дип табылды. Бу уңайдан Казанның «Сөләйман» мәчетенең эшчәнлеге үрнәк буларак билгеләп үтелде. Алар инде берничә ел рәттән Тәрбиягә авыр бирелүче балаларның махсус урта белем бирү мәктәбе белән хезмәттәшлек итәләр.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР