Согуд Гарәпстанында сәяси хәл кискенләшә. Гарәпстан принцы Төрки ибн Габдулгазиз Аль Сауд патша гаиләсен үз теләге белән җитәкчелектән баш тартырга һәм илдән чыгып китәргә чакырды. Югыйсә, илдә яки хәрби күтәрелеш, яки халык баш күтәрүе башланачак, дип белдергән ул Пресс ТВ телеканалына.
Төрки ибн Габдулгазиз моңа кадәр Согуд Гарәпстанының күзәтчелек хезмәтен җитәкләгән иде. Шулай ук ул төрле вакытларда Гарәпстанның Бөекбританиядәге, Иорданиядәге һәм АКШтагы илчесе дә булып торды. Хәзер ул Каһирәдә яши.
Принцның: «Патша хакимияте халыкта ышаныч тудырмый. Чөнки ул шәригать кануннарын бозып, үзенә булган хөрмәтне бөтенләй бетерде. Шуңа күрә патша гаиләсенә тиз арада илдән чыгып китәргә кирәк», - дип белдерүе турында IslamNews сайты хәбәр итә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР