Россия Мөфтиләре Шурасының Мәскәүдәге резиденциясендә ислам дини үзәкләрен рәсми рәвештә берләштерү максатыннан төзелгән эшче төркемнең беренче утырышы уздырылды.
Утырыш Россия Мөфтиләре Шурасы(РМШ), Үзәк Мөселманнары Диния нәзарәте, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге җитәкчеләренең бергәләп дога кылуыннан соң башланып китте.
Тәлгат хәзрәт Таҗетдин үзенең чыгышында яңа оешма төзү турында сүз бармавы турында билгеләп узды. Аның фикеренчә, Россиядәге өч ислам үзәген бергә килештереп эшләтергә кирәк.
Равил хәзрәт Гайнетдин исә өч үзәк җитәкчеләренең бер-берсен тыңларга һәм үзара аңлашырга, уртак карар кабул итәргә теләге барлыгын әйтеп узды. Исмәгыйль хәзрәт Бәрдыев хәзер күп сөйләмичә генә эшли башларга кирәк дигән фикерен әйтте.
Тәлгат хәзрәт Таҗетдин эшче төркемнең икенче утырышын – Болгарда, өченчесен Дербентта үткәрергә тәкъдим итте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды