«Сөләйман» мәчетенең тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм зәгыйфь күрүчеләр өчен бер айлык укыту курслары башланды. Хатын-кызлардан гына торачак уку төркеменә килүчеләр бу юлы да, башлыча, Татарстан һәм Идел буеның башка республикаларыннан җыелды. Биредә күрмәүче шәкертләр изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга, шулай ук урында тирә-юньне чамаларга, «JAWS» махсус программасы ярдәмендә компьютерда эшләргә өйрәнәчәкләр.
Курсны оештыручылар укучыларга тору, туклану, өйрәнү, хезмәт күрсәтү, шулай ук һәр ике як өчен юл хакын үзе түли. Курслар тәмамлангач, һәр затка «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының күрмәүчеләр өчен мөселман китапханәсе әзерләгән аудио-китаплар җыентыгы биреләчәк. Укуда иң зур уңышка ирешкәннәргә Луи Брайль системасы буенча төпләнгән Коръән бүләк ителә.
Әгәр дә күрмәүчеләр өчен курслар үткәрүдә акчалата яки башкача ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, «Сөләйман» мәчетенә 8 (843)-51-20-377 телефонына шалтыратуыгызны сорыйбыз. Андый ярдәм монда шундый кирәк!
Мәчет реквизитлары:
ММРО Приход «Сулейман» Казанского Мухтасибата Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан. 420006, РТ, г. Казань, ул. Ютазинская 8
ИНН: 1658049060, КПП: 165801001,
р/с : 40703810500020000104 в АКБ «Ак Барс» банк,
к/с: 30101810000000000805, БИК: 049205805,

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды