Гошер: Шәледә әбиләр һәм оныклар уңыш һәм мәрхәмәт бәйрәмен уздырды

Казанартының иң зур саласында,  Питрәч районының Шәле авылында, гошер йоласына багышланган гадәти булмаган балалар бәйрәме узды. Чараның үзенчәлеге – ул хезмәт hәм мәрхәмәт чарасы булды.

БӘЙЛЕ
2026 Сен 20

 

Казанартының иң зур саласында,  Питрәч районының Шәле авылында, гошер йоласына багышланган гадәти булмаган балалар бәйрәме узды. Чараның үзенчәлеге – ул хезмәт hәм мәрхәмәт чарасы булды. Тырыш кешеләр авылында әле дә совет чорында да ясалган Уңыш бәйрәмен хәтерлиләр. Гошер бәйрәме дә әнә шундый милли традицияләрне берләштерә алды. Ул берничә буынның катнашында һәм авылның данлыклы хезмәт ярышы рухында узды.

Шәле - тирән тарихлы, Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле авыл. Биредә сигез матур чишмә, шулай ук 1893 елгы агач мәчет — халык архитектурасы традицияләрендәге мәчет сакланып калган. Авыл Татарстан Республикасына Социалистик Хезмәт Герое Мәрфүгә Шәйхиева, язучы Камил Кәримов, журналист Мәгъсүм Гәрәев, артистлар Ринат Әюпов һәм Ренат Шәмсетдинов кебек күренекле кешеләр биргән.

Рәссам Харис Якупов исә бу авылдагы игенче, терлекчеләр турында тулы бер серия ясаган. Шул картиналарда Фәүзия Гәрәева, Мәрфуга Исламова и Сәкинә Сәгъдиева йөзләре дә бар. Аларда хезмәт белән чыныккан эчке ныклык, яшьлек сафлыгы һәм тормыш авырлыкларына бирешмәү чагыла.

 

Шәледә гошер бәйрәме нәкъ менә татар авылының күңелен тәшкил иткән буыннарны — әбиләрне һәм оныкларны берләштерде. Өлкән буын кечеләргә җирдәге хезмәт күнекмәләрен генә түгел, уңышның нәтиҗә генә түгел, ә җаваплылык та икәнен аңлауны да тапшырды.

Балалар, әти-әниләре һәм әбиләре белән бергә бәйгеләрдә катрашты. Гадәти булмаган яшелчәләр - 25 килограмм авырлыктагы кабак, кәкреле гаҗәеп кишер, кыяр, чөгендер, hәм башкаларны алып килгәннәр. Балалар шулай ук «бәрәңге чүпләү», «капчык киеп йөгерү», «арба тартышу» кебек уеннарда катнашып хезмәт күнекмәләре алдылар.

Бәйрәмне оештыручылар «Заһир» мәчете һәм авыл клубы  шулай иттереп  гошер бәйрәме аша авыл кырларында төп эшләр тәмамлануын да искәртте.

Гошер вакытнад шулай ук бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш җыела. Алар Питрәч районының үзәк мәчете каршындагы мохтаҗларны ашату пунктына җибәрелә. Бер өлеше аз керемле гаиләләргә турыдан-туры тапшырыла. Шулай итеп, татар авылында борынгы теләктәшлек традициясе яши.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе