ИГЪТИБАР! НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ ҮЗГӘРӘ

Игътибар итегез:
Татарстан районнарында август ае башыннан ястү һәм иртәнге намазлар агымдагы елның май аена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

БӘЙЛЕ
2026 Авг 01

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

 

Игътибар итегез:
Татарстан районнарында август ае башыннан ястү һәм иртәнге намазлар агымдагы елның май аена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

 

Искәртеп узыйк:
май ае башыннан алып (Казан өчен 5-нче майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.

 

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.

 

Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренчеләрдән булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә.

 

Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8-нче августка туры килә: бу көнне ястү 22:06 сәгатьтә укыла. 9-нчы августта исә иртәнге намаз вакыты 00:19 сәгатьтә керә.

 

Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз.

 

Чыганак:
ТР мөселманнары Диния нәзарәте
dumrt.ru/ru/help-in..


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе