Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Аллаһ Раббың Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр аларның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә. Аларга үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: «Ий, Раббым, алар мине бала чагымда ничек рәхим-шәфкатьлелек белән тәрбияләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!» Коръән аяте: (Исра-23,24)
«Без кешегә әти-әнисе хакында васыять кылдык: әнисе аны хәлсез калып күтәреп йөрде, ә күкрәктән аны ике яшь тулгач аералар. Миңа һәм оти-әниеңә шөкерләр кыл, рәхмәтләр укы: кире кайту Миңа булачак». Коръән аяте: (Локман — 14)
Нинди югары тәрбия, һәм акыллы өйрәтүләр бу сүзләрдә «Миңа һәм әти-әниеңә шөкерләр кыл». Ислам дине ата-анага нинди бөек һәм мәртәбәле урынны биргән!
Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән:
«Бер кешенең үзенең әтисе яраткан кешеләр белән элемтәдә булуы — игелекле булуның иң күркәмедер».
Димәк хакыйкый һәм ихлас күңелле бала әти-әнисе яраткан кешеләрне дә яратыр. Ата-анасының вафатыннан соң да аларны онытмас, араны өзмәс.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Хатын-кыз матурлыгы
Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" хикәясе