«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинның «Ислам һәм милләт» темасына лекциясен без дә тыңладык. Кызыклы фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Дин мөһим, диндә иң мөһиме – Аллаһ Тәгаләнең кануннарына колак салу, шул кануннар белән яшәү, диләр. Без билгеле бер милләттә туганбыз, динне сайлап алабыз, дигән фикерләр яши. Дин Аллаһ Тәгалә белән бәйле. Ә Ул Коръәни Кәримдә болай дигән: «Без сезне халыклар, милләтләр, кабиләләр итеп яраттык». Тагын бер аятьтә болай диелгән: «Аллаһы Тәгаләнең әмере бу – сезнең тел һәм тәнегезнең төсе төрле булу».
- Һәрбер халыкның яхшы һәм начар ягы бар. Пәйгамбәребез бер аятендә: «Начар якларыңны башкаларга карап төзәт», – дигән. Милләтләр арасында көнчелек хисе туарга тиеш түгел. Бу милләттә болай, тегесендә тегеләй дияргә ярамый. Үзеңнең дәрәҗәңне югалтмыйча, башкалардан үрнәк ал.
- Элек: «Син кайсы милләттән?» – дип түгел, «Син кем өммәтеннән?» – дип сораганнар.
Болгар ханлыгы Ислам динен кабул итте, дибез. Меңләгән халык дин тирәсенә берләшкән, ә милләт тирәсенә түгел. Димәк, дин дә, милләт тә бер-берсен тулыландырган, тик бер-берсенә бәйләнмәгән.
- Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем башка халыкка охшаса, ул шул булыр», – дигән. Дин киткәч, без Европага тартылдык. Балаларыбызга Альберт, Альбина, Регина сыман исемнәр куша башладык. Бу – мөселман исемнәре түгел.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Курсави: каберен табу бурычы тора
"Казан басмасы”
“Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”