Илдар хәзрәт Баязитов Татарстандаы абруйлы ун мөселманы арасында

Танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомумилли хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов Татарстандаы иң абруйлы ун мөселман исемлегендә тора

БӘЙЛЕ
2026 Май 28

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Илдар хәзрәт Баязитовны аерып күрсәтеп, аның оештыру осталыгын югары бәяләгән иде инде. "Менә “Ярдәм” мәчете имамы. Уникаль кеше. Күпләр аны белми. Мин аның авыз ачу – ифтарларны ничек оештырганын күрәм. Мин үзем аның кебек оста итеп эшли алмас идем. Аның оештыру осталыгы зур , ләкин аны беркем дә күрми, аны беркем дә белми",-диде Рөстәм Минниханов.

 

Илдар хәзрәт Баязитов ТОП-10га бик күренекле эшлеклеләр белән керде:

Тәлгать Таҗетдин — Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе;

Камил Сәмигуллин-Татарстан мөфтие;

Илсур Метшин-Казан мэры;

Әсхәт Сәфәров-Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе.

Илдар Баязитов-Татарстанда һәм Россиядә социаль Ислам символы. Ул «Сөләйман» мәчете каршында сукыр һәм начар ишетүче мөселманнарга ярдәм үзәген булдыру башында тора, соңыннан ул «Ярдәм»укыту‑тернәкләндерү комплексына әверелә.

 

Бүген Баязитов җитәкчелегендә "Ярдам-ярдәм" Казаннан читтә дә дистәләгән проектны гамәлгә ашыра: Апаста «Хаҗар»рухи‑әхлакый үзәге ачылды;

Коръәнне өйрәнү үзәге үсеш ала; малайлар һәм кызлар өчен пансионатлар төзелә;

Казанда коляскада йөрүчеләр өчен бассейнлы яңа «Ярдәм " инклюзив үзәге төзелә; республиканың төрле районнарында социаль ярдәм һәм рухи агарту программалары гамәлгә ашырыла.

Әлеге абруйлы рейтингка керү Илдар Баязитовның Татарстанның мөселман җәмәгатьчелеге үсешенә керткән зур өлешен һәм аның социаль ислам идеяләрен — дини практиканы җәмгыять файдасына актив иҗтимагый эшчәнлек белән берләштерүне алга җибәрүдәге ролен ассызыклый.

Баязитовның эшчәнлеге:

диннәр арасы диалогны ныгыту;

сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү;

яшьләр арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә зур өлеш кертә.

Темалар һәм теглар: .миңнеханов шәймиев рөстәм минтимер зилә вәлиева илдар хәзрәт суләйман мәчет казан Чувашия чебоксары батырево шыгырдан ислам  мәчет илдар хәзрәт ярдәм сөләйман мәчет казан татарстан чувашия чебоксар батыр шыгырдан ислам  коран  сунна  напоминание  иман  религия  дагестан  намаз  мусульмане  сунна пророка  мусульманка  чечня  мечеть  хиджаб  истина  мухаммад  ихсан  рамадан  ингушетия  кавказ  Чайковский Чапаевск миңнеханов шәймиев рөстәм минтимер зилә вәлиева казан  

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе