Идрис пәйгамбәрнең тарихы

Адәм галәйһиссәламнең балалары күбәеп, алар арасында изге-салихлары һәм хаклыктан еракла­шып, Аллаһны онытып иблискә иярүчеләре дә бул­ды.

БӘЙЛЕ
2026 Июн 05

Адәм галәйһиссәламнең балалары күбәеп, алар арасында изге-салихлары һәм хаклыктан еракла­шып, Аллаһны онытып иблискә иярүчеләре дә бул­ды. Аллап тәгалә Идрис галәйһиссәламне адашкан­нарны туры юлга чакырыр өчен, кешеләр арасыннан пәйгамбәр итеп сайлады.

Аллап тәгалә Коръәндә болай диде (мәгънәсе): «Янә Коръәннән Идрис галәйһиссәламне сөйлә, хакыйкатьтә, ул гаять хакны сөйләүче иде һәм пәйгамбәр булды. Вә Без аны югары урынга күтәрдек. Алар шулардыр — кемнәргә Аллап нигъмәт кылды, Адәм балаларыннан булган вә Нух белән коткарылган, шулай ук Ибраһим вә Ис-раиль балаларыннан булган пәйгамбәрләр һәм Без сайлаган вә туры юлга күндергәннәр. Әгәр аларга Коръән аятьләре укылса, сәҗдәгә китәләр вә елыйлар». (Мәръям: 56 — 58)

Аллап аны мактап вә дөреслекне генә сөйләүче кеше итеп һәм пәйгамбәр итеп сыйфатлады.

Идрис Ш Адәм һәм Шис галәйһиссәламнәрдән соң килүче пәйгамбәр иде. Ибен Исхак исемле галим аны иң беренче каләм белән язуны башлаучы һәм ул Адәм галәйһиссәламнең тормышыннан 308 елын күрде, дип әйтеп узды.

Коръәндә: «Без аны югары урынга күтәрдек», — дигәне, ул пәйгамбәребезнең Ш Исра вә Мигъраҗ кичәсендә Идрис Ш белән күкнең дүртенче катын­да очрашуыдыр. Аңарга без сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәдиең Ш тарихында тукталырбыз.

Тәфсир галимнәре әйтүенчә, аның хакында бик күп хикәяләр бар, әмма аларның дөреслеге билге­ле түгел. Шуның өчен дә балалар, без ул хикәяләргә тукталып тормыйбыз һәм Идрис галәйһиссәлам ха­кындагы кыйссабызны шушында тәмамлыйбыз.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе