Бүген, мөбарәк Рабигыль-әүвәл аеның 18нче көнендә (31нче августта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев белән очрашты.
Әллә кайчан догам укылды.
Тик син генә, әллә кайда әле,
Бераз гына күңелем тулды.
Хатын-кызга тиеш йомшаклыкны -
Битарафлык алмаштырдымы...
Елмаюым ихлас, әмма ләкин
Һәрбер кеше күрә бит аны.
Онытырга бәлки хыялларны?
Шулай да соң, кайчан азагы...
Сүзләр бетә, уйлар гына менә
Алары бит гел дә дәвамлы.
Мин шулардан азапланмас өчен
Эшләр белән күмәм вакытны.
Тирә-якка сәлам бирәм, көн дә,
Мөһимлеккә алмый саннарны.
Ә тәүлекләр уза, минутлары -
Бармый һич тә укларга каршы.
Өч дистәне ваклап, утызынчы
Каршы алдым алтын айларны.
Өметләнәм берчак икәү бергә,
Укырбыз без иртән намазны.
Ә аннары, тәмле чәйләр эчеп,
Уятырбыз көзге кояшны.
Лилия Сәлахетдинова

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Хәләл индустриясе азык-төлек җитештерү кысаларыннан чыкты
Әтнә районы башлыгы гарәп теле дәресләрен укыта башлау турында сөйләде
“Алтын мөнбәр” кинофестивалендә “Хозур ТВ” телеканалы фильмы тулы аншлаг җыйды