Мин ул чакта “Азат хатын” журналында эшли идем. Җитәкчелек җомга намазына барырга рөхсәт итә иде. Мәрҗани мәчетендә ул чакта кулдан сугылган палас җәелгән бер сәке бар иде. Мин барган көнне аның түрендә самавыр кайнап тора иде. Анда Рәшидә абыстай булып чыкты. “Утыр кызым”, - дип, миңа чәй көйләде. Шул килүдән мин туктый алмадым инде. “Исраф булып йөрмә, кызым”, - дип, мине укырга чакырды.
Шуннан башлап мин остазымнан аерылмадым. Милли хәрәкәт җыеннарында катнаштык. Халкыбызны әдәп-әхлаклы, мәгърифәтле итәсе килә иде Рәшидә абыстайның. Ул безне “Нурулла” мәчетендә дә укытты. Бездә, чыннан да, бәдәнебездә, җаныбызда да үзгәртеп кору еллары булды. Без чынлап имани яктан калебебезне аңладык һәм чыныктырдык, чистарттык.
1993 елда остазым белән бергәләп хаҗ кылдык. Бик хикмәтле булды.
Без киләсе елның апрелендә “Сөембикә энеләре һәм сеңңелләре” бәйгесенең егерменчесен үткәрәчәкбез, Аллаһы боерса. Безнең бүләкләр арасында Рәшидә Исхакый бүләгенә лаек булучылар да байтак.
Мин остазымның 9 нчы буын шәкертемен. Ә аның шәкертләре меңләп диярлек. Ә чыгарган китаплары бөтен татар хатын-кызларын һәм милләттәшләребезне әдәп-әхлаклы булырга, намаз укырга өйрәтте. Язасы хатирәләр бик күп, остаз мәгърифәт илчесе, Мөхлисә Бубый бүләге иясе, гасыр абыстае. Бөтен Ислам дөньясы хәбәрчесе дә әле ул.
Әлмира Һәдия.
Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит