Сабантуйда хәмер эчүчеләр кими

- Рамил хәзрәт, Сабантуйларда без спиртлы эчемлекләр кулланудан тыш, тагын нинди хаталар җибәрәбез? - Адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәт

БӘЙЛЕ
2011 Дек 02

- Рамил хәзрәт, Сабантуйларда без спиртлы эчемлекләр кулланудан тыш, тагын нинди хаталар җибәрәбез?

- Адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәт һәм байлык-акыл. Ул булмаса, кеше адәмлелек кыяфәтен Һәм сурәтен югалта. Акылны дөрес юлда кулланса, аның ярдәмендә Аллаһы Тәгаләне танып яшәсә, ул зат фәрештәләрдән дә өстен дәрәҗәгә менә. Кызганыч, без динсезлек чорында бәйрәм саен акылны җуярга өйрәндек. Бу чир бүген дә дәвам итә. Бәйрәм җиттеме — Яңа ел, 8 Март, Сабантуй — нинди тантана булуына карамастан, акылны югалтабыз. Әлеге күренештән бәйрәмнәребезнең акылсызлыкка, күңелсезлеккә китергәнен аңлыйбыз. Борынгы йолаларыбызны кайтарсак, бәйрәмнәрнең йөзе булыр иде. Әйтик, Сабантуй Шиһабетдин Мәрҗани заманында ук уздырылган. Шиһабетдин Мәрҗани имам белән галим генә түгел, ә көрәшче буларак та танылган. Ул вакытта Сабантуй ике мәртәбә-яз һәм көз фасылларында үткәрелгән. Бу тарихи чыганаклардан мәгълүм. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч оештырылган Сабантуйда көрәшмәгәннәр. Чөнки бил алышканда ирләр билләрен яки башка урыннарын авырттырып, җәй буе эшли алмаган. Шуңа да сабан беткәч уздырылган бәйрәмдә бөтен төр уеннарны оештырырга, ләкин көрәшмәскә дип канун кабул иткәннәр. Көзге Сабантуйда исә көрәш булган. Чөнки имгәнгән көше кыш буе дәваланган. Хәзер Сабантуй елга бер тапкыр билгеләп үтелә. Көрәш тә профессиональ дәрәҗәгә менде. Аның кагыйдәләрен белеп эш итәләр. Ләкин, элекке заманнан аермалы буларак, хәзер хәмер эчү җәелде. Әүвәл бәйрәмнең йөзе йолалар, күркәм гореф-гадәтләрдә чагылса, хәзер аракы эчүгә кайтып кала. Борынгы әби-бабаларыбыз вакытында Сабантуйда кемнеңдер көрәштә җиңүе, кайсы авылның батыр калуы, уеннарда балаларның катнашуы мөһим булган, шуңа әһәмият бирелгән. Бүген болар онытылып бара. Әмма соңгы елларда Сабантуйларда хәмер эчүчеләрнең саны кими дигән мәгълүмат та бар. Халык әкренләп милли, дини асылына кайтып килә. Татар халкы дини, милли рухын тулысы белән яңартсын иде. Ул беркайчан да Аллаһы Тәгалә тыйган исерткеч эчемлекләр кулланып күңел ачмаган. Бу барлык бәйрәмнәргә дә кагыла. Яшьләрнең туйлары да акылны җуеп башкарылмаган. Пәйгамбәребез: «Хәмер эчкән кешенең 40 көнгә иманы чыгар»,-ди. Моны галимнәр дә исбатлады. Спирт канда 40 көн саклана. Әгәр дә шушы вакыт эчендә хатын-кыз йөккә уза икән, туачак баланың нигезенә эчкечелек салынырга мөмкин. 4-5 сәгатьлек туйны хәмер белән акылдан башка үткәреп, нәселебезгә пычак кадыйбыз. Моны дөрес аңласын иде.

- Сабантуйда хәмер эчү белән бергә шашлык кыздырып ашау да гадәткә керде. Бу каян килә?

-Дуңгыз ите-мөселманнарга хәрам. Аллаһы Тәгалә бу турыда ачыктан-ачык әйтә. Хәләл булмаган иттән шашлык пешереп ашау-динсезлекнең һәм диннән ерагаюның бер нәтиҗәсе. Бүген яшьләр «Бисмиллә Аллаһу Әкбәр!» дип чалынган малның бисмилласыз суелганыннан нәрсә белән аерылганын аңламый. Күпләр тавык яки сыер ите икән, хәләл дип уйлый. Малның бугазына пычак сызган вакытта «Бисмилла Аллаһу Әкбәр!», дигән очракта гына ит хәләл була Шулай эшләмәгәндә, теләсә нинди ит — сыер, сарык, кәҗә һ.б. мөселманнар өчен хәрам. Гыйлемсезлек, дини наданлык, рухи түбәнчелек безне шундый гөнаһларга илтә. Бәхеткә, бүген хәләл ит мәсьәләсе Татарстанда киң колач җәйде. Күп кибетләрдә хәләл ризык бүлекләре ачылды. Махсус комиссия ит комбинатларының эшчәнлеген тикшерә.

- Сабантуйда уздырыла юрган уеннарда чикләүләр бармы?

- Ислам дине кешенең гомерен куркыныч астына куйган уеннарны тыя. «Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Белә торып үзегезне үзегез Һәлакәткә атмагыз»,-ди. Спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнүчеләр күп: велосипед, мотоцикллар белән сикерәләр, текә таулардан сноуборд белән төшәләр. Боларның һәлакәт, фаҗига белән төгәлләнүе ихтимал. Аллаһы Тәгалә андый бәндәләрне кичермәскә дә мөмкин. Чөнки мондый уеннар тыелган. Адәм баласына андый спорт төрләре белән шөгыльләнергә ярамый. Көрәш, мендәр белән сугышу, баганага менү рөхсәт ителә. Алар элек-электән килгән.

- Ат чабышсыз Сабантуйны күз алдына китерү кыен. Адәм балаларының үз күңелләрен күрү өчен атларны интектерүләре гөнаһ түгелме?

- Юкка гына аларны чабыш аты димиләр. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Йөгерек атлар»,-ди. Монда бернинди дә җинаять юк. Чөнки чабышта атка зыян килми. Чапмый торган хайванны ярыштырсаң, җинаять булыр иде. Кайбер илләрдә, мәсәлән, Испаниядә кызыл төстәге чүпрәк тотып үгезне котырталар. Бу куркыныч уеннар рәтенә керә. Ислам дине буенча тыела. Әтәч, кәҗә, тәкә сугыштырып тамаша ясаучы илләр бар. Мондый гамәл дә рөхсәт ителми. Чөнки маллар бер-берсен имгәтә: йә күзләрен чыгара, йә берәр җирләрен тишә, каната.

-Сабантуй күптән татар халкының гына милли бәйрәме булудан туктады. Ул көнне мәйданга төрле милләт вәкилләре җыела. Диндә бу каршылык тудырмыймы?

-Без бүген шундый тыгыз дөньяда яшибез ки, бер милләт яки дин икенчесеннән аерылып, качып көн күрә алмый. Алай булырга тиеш тә түгел. Җир йөзендә мөселманнар гына яшәсә, Аллаһы Тәгалә Коръәндә ике генә сүз язар иде. Ул: «Намаз укыгыз һәм ураза тотыгыз»,-дияр иде. Коръәни Кәримнең калын булуы һәм үз эченә меңләгән аятьләр сыйдыруының сәбәбе-башка халыклар, алар белән уртак тел табу. Бәйрәмдә башка халыкларның катнашуы татарларга үзләрен үрнәк итеп күрсәтергә, гореф-гадәтләре белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Берсендә зур мөселман туена чакырдылар. Анда 200ләп кеше җыелган, кунакларның дистәгә якыны урыс милләтеннән иде. Хәмер булмады, матур теләкләр яңгырады. Шуның кебек Сабантуйда да башка милләтләрнең катнашуы уңай күренеш. Үземнең дә керәшеннәрнең Питрау сабантуена барганым бар. Безгә дә алардан нәрсәгәдер өйрәнергә мөмкин.

-Массакүләм чаралар уздырганда оештыручыларның нәрсәгә игътибар итүе зарур?

-Сабантуй-чәчү беткәч үткәрелә торган бәйрәм. Бу-авыр эш төгәлләнде, күңел ачарга да ярый дигән сүз. Без чәчкән орлыкларыбызны Аллаһы Тәгалә кулына тапшырабыз. Шуңа да Сабантуйга Коръән укып, дога кылып, Аллаһтан: «Йа Раббым, үзеңнең җиреңә орлыкларыбызны куйдык. Мул уңыш бирсәң, тормы шыбызга бәхет-сәгадәт на* сыйп итсәң иде»,-дип сорап, дини йолалар кертсәк бер дә артык булмас. Мондый гадәт күп районнарда бар инде. Узган ел үзем дә бер районда бәйрәмне дога укып башладым. Бик матур булды, халыкка ошады.

Игътибарны тагын шуңа юнәлдерәсем килә: без Сабантуйны нәрсәгә билгеләп узабыз? 9 Май, 8 Март, Яңа ел кебек даталар аңлашыла. Ә Сабантуй нинди бәйрәм ул? Хәзер урамга чыгып урта яшьләрдәге кешеләр арасында: «Сабантуйга ник кайтасыз?»-дип сораштыру уздырсак: «Сыйныфташ ларны күрәм, авылдаш ларны очратам, туганнар белән урманга барабыз шашлык ашыйбыз»,-диячәк Без халыкка Сабантуйның нинди бәйрәм икәнен аңлатырга, кешеләрне аның төп идеологиясенә төшендерергә тиешбез Чөнки мирасны балаларга да биреп калдырасы бар Сабантуй үз йөзен югалта барганга, аның кызыгы калмады, күпләр аңа әһәмият тә бирми. Бу-милли бәйрәмебезнең дәрәҗәсе төшне дигән сүз. Шуңа да аның мәгънәсен аңлап, ел буе әзерләнеп уздырсак иде, дигән теләктә калам.

- Бәйрәмдә без үзебезне ничек тотарга тиеш?

- Халык бәйрәмсез яши алмый. Бер яктан караганда, Ислам дине — иң аз, икенче яктан иң күп бәйрәмле дин. Чөнки безнең өчен һәр җомга-бәйрәм. Коръәни Кәримдә күбрәк дини бәйрәмнәр турында сөйләнелә. Ә һәр милләтнең үз бәйрәмнәре бар. Без мөселман буларак-дини, милләт буларак-милли бәйрәмнәргә игътибар итәргә бурычлы. Ләкин бәйрәмнәрнең хәерле йолалар белән узуы, шәригать кануннарыннан чыкмавы шарт. Хәзер мөселманнар өчен Сабантуйлар уздырыла башлады. Аларда мөселман егет-кызлары катнаша. Шулай ук бик күңелле хәл.

Әңгәмә ахырында бер йола тәкъдим итәргә телим. Сабантуйларга әби-бабайлар да килә. Намаз вакыты җиткәч, ак яулыклы әбиләр, кәләпүшле бабайлар көрәш карауларын дәвам итә. Бу уңайдан район җирләрендә мәйдан читенә палатка-мәчет куйсыннар иде. Намаз вакыты җиткәч, мәзин азан әйтеп, әби-бабайлар кереп намаз укый алыр иде. Бу да Сабан туен рухландыра, баета.

Энҗе БАСЫЙРОВА.

"АКЧАРЛАК" нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.

17,13 Kb


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе