Каһарман дип эзләрләр әле...

Ә безнең андый шәхесләребез күп, шуларның берсе – Фәндәс Шакир улы Сафиуллин. Әлеге кардәшебезгә 80 яшь тулу уңаеннан “Казан” милли мәдәнияте үзәгендә аның бәйрәм тантанасы узды. Чарага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп, Татарстанның 90 нчы еллардан башлап сәяси хәлебезгә тукталды.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 28. Фото:gossov.tatarstan.ru

Галимнәрдән академик Индус Таһиров, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, шагыйрь Марсель Галиев, артист Әзһәр Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, галим Дамир Исхаков һәм башкалар чыгыш ясады. Артист халкы да җырга-моңга күмде залды. Сара Садыйкова һәм Гөлшат Зәйнашева исемнәре дә рәхмәткә күмелде.

Кичә бик матур гына узды. Залда урта яшьләрдән узып баручы ир-атлар һәм хатын-кызлар күп иде. 90 нчы елларда урамнар тутырып йөргән буын юклар иде, бик азлар иде.

Мин кичә буе 90 нчы еллар хатирәсенә уралып утырдым. Халык исеменнән бер генә чыгыш та булмавы эчемне пошыра.

Ә хатирәләр күңелдә бар әле. Урамнар тулы элмә такталар, әдәп-әхлаксыз сурәтләр, әхлакны җимерә торган телефон номерлары баскан иде Казанны. Безнең “Мөслимә” оешмасы моңа каршы чыкты, хатлар язды, радио-телевидениедә чыгышлар ясады. Моны Фәндәс Сафиуллин ишетеп, берничә депутат белән автобуста Казанны әйләнгәннәр. Нәтиҗәдә 70 элмә тактасын алдырдык. Мин бу хакта Ф.Сафиуллинның халык белән тыгыз эшләгәнен әйтмәкче идем. Хәер, баруга үзебезнең телевидениегә сөйләдем. Белмим, күрсәтерләрме-юкмы. Әмма Ф.Сафиуллин гасырыбыз каһарманы булып кала. Әлеге җыелышларны яшьләр, шәкертләр арасында үткәрү отышлы булачак, иншаллаһ! Фәндәс Шакир улы милләтебезнең әхлагын, бозыкларсыз, акыллы, белемле, югары мәдәниятле булуын тели. Хәерле сәламәтлек, хәерле гомер телибез, гасыр каһарманы Фәндәс Сафиуллин.

Җәмәгать эшлеклесе Әлмира Һәдия.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе