Сугыш чорында кычыткан, балтырган, юа, какы ашалган

Иске авыздан яңа сүз, димәгез әле. Соңгы вакытта сугыш балалары турында күп сөйләнә. Кемнәр соң алар сугыш балалары? Мин үзем дә – шуларның берсе. Башкортостанның Илеш районы Сәйкул авылы кешеләре дә сугышта катнашучыларга булыштылар.

БӘЙЛЕ
2023 Май 09

Бар ил Җиңү өчен тырышкан. Сугыш чорында балалар кычыткан, балтырган, юа, какы ашаган

Без – 5-6 яшьлек балалар - әниләрбезгә бәрәңге киптерергә булыштык. Бармак-бармак буе ап-ак булып кипкән бәрәңге кисентеләре әле дә булса күз алдында тора. Ә аңынчы без – балалар бәрәңге әрчедек. Куллар, күшегеп, чия-көрән төскә керә иде. Елау, зарлану юк. Әни безне яратса да, кырыслыгын ташламады. Кирәк, димәк, фронт өчен – сугышчыларга кирәк. Без моны яхшы аңлый идек. Кирәк!

Үзебезгә нәрсә диген? Ул еллар искә төшсә, без тукланган ачы какы, балтырган, сәрдә, алабута үләннәре “җанлана” шикелле, аларның дәвамы булып кәбестә, чөгендер яфраклары күз алдында хәрәкәткә килә кебек.

Әйе, сугыш елы балалары елдан-ел кими бара, авырулар, балачак бәхетсезлеге, юклыгы арттан калмый. Бүгенге көннәрдәге яшәешнең яхшырагын – бәхетле, сәламәт картлыгыбызны бик күрәсебез килә.

Бәрәңгеләребез, ипиебез һәрчак булса иде. Сугыш елы балаларының – безнең бәрәңгенең тәме китми авыздан...

Әлмира Һәдия, җәмәгать эшлеклесе. Мәрхүмә. 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе