Тыелганнар арасында – күренекле галимнәр?!

Мөселман массакүләм мәгълүмат чараларында, ansar.ru га сылтама ясап, Россия районнары суды тарафыннан тыелган ислами әдәбият турында документлар басылды.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 14
Мөселман массакүләм мәгълүмат чараларында, ansar.ru га сылтама ясап, Россия районнары суды тарафыннан тыелган ислами әдәбият турында документлар басылды. Бу юлы гаҗәеп рәвештә 65 басма законнан тыш дип игълан ителде!
Инде Әбү Хәмит әл-Газәли, Шамил Галәветдинов, Госман Нури Топбаш, Фәтхулла Гөлән, Сәет Нурси һәм кайбер башка авторларның китаплары тыелган дип белдерелде. "Гөнаһ кылган” нәшриятләр арасыннан "Дилә”, "Умма” ("Өммәт”), "Новый свет”, "Сад” төркемен һәм "Мир и образование” нәшрият фондын билгеләп узарга мөмкин.
Әбү Хәмит әл-Газәли һәм Шамил Галәветдинов кебек күренекле авторларның китапларын да укырга ярамый дип табылгач, күрәсең, Россиядә инде бер генә автор да, бер генә китап та үзен бәхетсезлек очрагыннан имин тоя алмастыр. Шуңа күрә бу бәлки Россия киңлекләрендә мөселман китабы бастырудагы олы юлның башы гынадыр.
Шулай да экспертларның ассызыклавынча, китапларның тыелуы мөселман яшьләре арасындагы экстремизм һәм радикализм күренешләре мәсьәләсен хәл итми. Ник дигәндә, алар күптәннән инде үзләренә белем алуның башка юлларын тапканнар, ягъни интернет киңлекләрен "сукалап”, яраткан шәехләренең фәтваларын (карарларын) эзлиләр.
Биредә бер генә әйбер борчый: мөселманнар әдәбиятын тыйган чагында алар нинди юл белән сайланып алына? Һәм кемнең куллары аша китаплар тыелган исемлеккә эләгә? Әле төрек авторларының хезмәтләрен тыю турындагы карарны ничектер аңлап та булсын, ди. Ә менә классик галим, суфи имам Әбү Хәмит әл-Газәли һәм Мәскәүнең Гыйбадәт тавы мәчете имамы Шамил хәзрәт Галәветдиновнең бу кара исемлеккә керүләре мөселманнар өммәте өчен табышмак булып калыр, мөгаен. Безгә әле киләчәктә мондый табышмакларны никадәрле чишәсе булыр, анысын вакыт күрсәтер.
Солтан ӘХМӘТ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе