Римма Ратникова: "Туфан абыйны сагынып яшибез"

12 май Казанда танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узды.

БӘЙЛЕ
2016 Май 16

12 май Казанда танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узды. Чарада Туфан Миңнуллин әсәрләрендәге җырлар яңгырады, аның турында истәлекләр сөйләнде.
Актерлар йортында үткән "Син дә җырла шундыйны" дип аталган кичәдә катнашучылар бертавыштан Туфан Миңнуллинны юксынуларын белдерде. Кемдер читтән белгән, кемдер бергә эшләгән йә аның аша ярдәм күргән булган. Мисал өчен, ул Казанда 12 нче татар кызлар гимназиясен булдыру өчен көч куйган. Фатыйха Аитова исемендәге гимназиядә тәрбияләнүче кызлар, аларның укытучылары һәм гимназия мөдире Илһамия Тимеркаевага бүген Туфан аганың ярдәме, киңәше җитмәвен әйтә. Танылган драматург бу гимназиягә атнага бер булса да килеп, кызлар белән очраша, укытучылар белән әңгәмәләр уздыра торган булган. Соңгы тапкыр 2012 елның 26 апрелендә 1 нче сыйныфка укырга балалар җыюда катнашып, әти-әниләре белән аралашкан.


“Ул һәрбер әти-әни белән сөйләшә, аларга бала тәрбияләү, гаиләдә татарча сөйләшү мәсьәләсендә киңәшләр бирә иде. Хәзер безгә ул бик җитми, аның сөйләшүләре, укытучылар белән әңгәмәләр үткәрүләре. Эх, Туфан абый булса, бу эшләрне башкачарак эшләр идек, дип уйлыйбыз кайчагында. Туфан абый татар дөньясы өчен бик күп көч куйган кеше. Ул булмаса, безнең гимназия булмас иде. Аның кебек ярдәм итүче кешеләрне әле мин таба алмыйм. Алар безгә киләләр, безнең кызлар белән очрашулар үткәрәләр һәм шуның белән шул. Туфан абый кызларыбызга дәү әти, бабай кебек иде”, диде Илһамия Тимеркаева.

Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина сүзләренчә, пьесалардагы җырлардан төзелгән мондый концертны оештыру идеясе узган ел Туфан Миңнуллинның тууына 80 еллык юбилейда ук килгән, тик ул ниятне тормышка ашырырга өлгермәгәннәр. “Әтинең бөтен спектакльләре дә җырлы, көйле, халыкчан. Алар югалмасын дип, концерт оештырырга уйладык”, диде ул. Бу - Туфан Миңнуллинның гаиләсе һәм журналист Зимфира Гыйльметдинова башлаган беренче проект иде.

Кайчандыр Туфан Миңнуллин белән бергә эшләгән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникованың хезмәттәше турында чыгыш ясаганда тамагына төер утырды. Шурада Туфан Миңнуллин кебек туры сүзле, үз фикерен әйтә белә торган кешеләр җитмәвен белдерде. Кыен мәсьәләләр хәл иткәндә һәрвакыт күзенең Туфан Миңнуллин утырган урынга төшүен дә кат-кат исәртте.

“Туфан ага үткер сүзләрен, кемгәдер ошамаган фикерләрен җиткерә белде, хәтта стеналар селкенеп куя иде. Бер тапкыр юбилеенда: “Мин сезнең арада иркәләнеп яшим. Сез мине аңлыйсыз, башка кешегә рөхсәт булмаган сүзләрне сөйләргә рөхсәт итәсез”, дигән иде. Бу чынлап та шулай булды. Бүген Туфан абыйны сагынабыз. Дәүләт шурасына Туфаннар бик кирәк, әмма алар гасырга бер туа”, диде Римма Ратникова.

Туфан Миңнуллин үзенең авыл малае булуыннан беркайчан да оялмаган, гомер буе авыл дип җан аткан, авыл өчен янып-көеп яшәгән, бигрәк тә туган авылына зур ярдәм иткән шәхесләрнең берсе. Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь, дусты Разил Вәлиев яңарткан истәлекләрдә дә аның авыл җанлы булуы күренә. Мисал өчен, Австриядән Туфан ага кабак орлыгы, Финляндиядән утын ярырга дип балта алып кайткан. Аның тагын бер үзенчәлекле ягы - очкычка утырмау булган.

“Без Туфан ага белән 45 ел бергә эшләдек. Ул беркаячан да очкычка утырмады. Машинада, поездда, хәтта атта да йөрдек. Берсендә Нәҗибә апаның юбилеена ат бүләк иттеләр. Ул атны алып кайту мәсьәләсе килеп басты һәм бүләкне машинага салып кайтырга ният иттеләр. Әмма Туфан ага моңа каршы төште, ничек инде җан иясен шулай машина арбасына салып алып кайталар дип, ул безне Азнакайдан туган авылына ат арбасына утыртып алып кайтты. Биш тәүлек сәяхәтебез бик маҗаралы һәм күңелле узды”, дип хәтер яңартты Разил Вәлиев.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге кичә моның белән генә тәмамланмаячак. Әлфия ханым хәбәр иткәнчә, киләчәктә концертны зуррак форматта уздыру планлаштырыла. Ул Камал театры яки филармония сәхнәсендә узачак. Моннан тыш, Казанда вокал буенча белем алучы студентлар арасында бәйге оештырып, иң яхшысына Туфан Миңнуллин исемендәге стипендия тапшырырга да ниятлиләр дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе