Ләйсән Дәүләтшина: Бүлекнең бурычы – мохтаҗларга булышу

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының “Сәләт” яшьләр үзәгендә...

БӘЙЛЕ
2013 Сен 22
Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының "Сәләт” яшьләр үзәгендә "Мөселман яшьләре хәрәкәте: үсеш концепциясе һәм киләчәккә өметләр” дигән фәнни-гамәли конференция булып узган иде. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, төрле яшьләр оешмалары әгъзалары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Әлеге чарада Диния нәзарәтенең Хәйрия бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дәүләтшина да катнашты һәм чыгыш ясады. Сезнең игътибарыгызга аның биредә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Күптән түгел, дөресрәге 4 ай алдан, Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең бүлекләре яңарды. Диния нәзарәтенең яңа җитәкчелеге яңартылган мөфтиятнең беренчел чираттагы өстенлекле юнәлеше һәм бурычы итеп социаль эшне куйды. Социаль блок командасын Илдар хәзрәт Баязитов җитәкли. Ә ул исә бу юнәлеш хакында ишетеп кенә белүчеләрдән түгел.

Хәзерге вакытта ТҖ МДНнең социаль проектын тормышка ашыра торган 6 бүлектән торучы социаль блогы бар. Болар – Хәйрия һәм Яшьләр бүлекләре, Мөслимәләр берлеге (Гаилә, балалар һәм хатын-кызлар эше комитеты), Зәкят фонды, Хокук саклау үзәге һәм Аксакаллар Советы.

Бүген мин Хәйрия һәм социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе булып торам. Безнең бүлекнең бурычы – мохтаҗларга һәм җәмгыятебезгә тулысынча булышу. Ә бит болар һәр мөселманның изге бурычы. Хәйрия бүлеге эше шуннан гыйбарәт: төрле социаль чаралар оештырып, аларда катнашучы мохтаҗларны һәм шулай ук рухи, финанс яисә башка төрле булышучыларны эзләп табудан гыйбарәт.

Шул рәвешле без ятимнәр йортлары, тернәкләнү үзәкләре белән турыдан-туры элемтәгә керәбез; зәгыйфьләр, аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм башкалар белән эшлибез. Без аларның тормышын бизәү өчен, кем нинди авыр хәлдә булса, шуңа багышлап, төрле чаралар, акцияләр оештырабыз.

Социаль блокның барлык бүлекләре дә бергә хәрәкәт итә. Мәсәлән, без ниндидер хәйрия чарасын үткәргәндә, яшьләр бүлеге волонтерларына таянабыз. Әйтик, безнең уртак тырышлык белән инвалидлык йортларында яшәүче балаларны Курчак театрына, дельфинарийга, зоопаркка һәм башка шундый урыннарга алып бару гамәле булды. Без йөри алмаучы зәгыйфь балаларны яшәгән урыннарыннан алып чыгып, яшьләр бүлеге волонтерларына тапшырдык. Алар исә балаларны кулларына алып, кирәкле урынга кадәр илтеп бирделәр. Безнең уртак максат – бу кечкенә инвалидларның тормышын бизәп җибәрү. Ник дигәндә, алар һәрвакытта ятып тору халәтен кичерә бит!

Нибары берничә ай вакыт эчендә без 50дән артык чара үткәрдек. Алар арасында "Апрель» Тернәкләндерү үзәге инвалид балалары белән "Җиңү көне” (ә аңа сугыш ветераннары да чакырылган иде), 160 инвалид балага исәпләнгән "Сабантуй”, "Баланы мәктәпкә әзерлә” дигән күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр өчен чара һәм шундый тагын күп чаралар бар иде.

Ләкин инвалидлар белән эшләү – ул безнең бердәнбер юнәлеш түгел. Күптән түгел без Казан активисткаларыннан торган мөслимә хатын-кызлар клубын ачтык. Алар безнең социаль мәсьәләләрне хәл кылуда активлык күрсәтерләр дип ышанабыз.

Бүген бездә киләчәккә киң мәйдан хөкем сөрә. Бу – Казанның Балалар Хосписы һәм анда без бер гыйбадәтханә ачылуны күздә тотабыз. "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә хатын-кызлар өчен фитнес клуб, тиздән – 15 октябрьдә "Корбан бәйрәме”нә инвалид балалар ясаган эшләнмәләрдән, сувенирлардан ярминкә оештырып булыр дип уйланабыз. Аннан кергән акча балаларны тернәкләндерү һәм дәвалау өчен тотылачак.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе