Бүген - Гарәфә көне

Бөтендөнья мөселманнары быел, ягъни иртәгә - 15 октябрьдә Корбан гаетен билгеләп үтә.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 14
Бөтендөнья мөселманнары быел, ягъни иртәгә - 15 октябрьдә Корбан гаетен билгеләп үтә. Ә Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне — Гарәфә (тану) көне. Бу Ибраһимның (г. с.) нәзере хәтеренә килеп, төшен аңлаган көнедер.

Ул көнне миллионлаган хаҗ кылучылар, Гарәфәт тавына баскан килеш, Аллаһка ялваралар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): «Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылынган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк», - дигән. Тагын бер хәдистә: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак», - диелә.

Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кыла торган көннәр арасында Зөлхиҗҗә аеның ун көненнән дә сөеклерәге юк», - дигән.

Зөлхиҗҗәнең сигезенче көне - Уй (Тәрвияһ) көне. Бу көнне Ибраһим (г. с.) улы Исмәгыйльне корбан итү хакында төш күреп, «Бу нинди төш икән?» - дип уйлаган көн бу. Бераз алгарак китеп, шунысын да әйтеп узыйк: Ибраһим (г. с.) улы урынына корбанга тәкә чаласын аңлагач, сөенеченнән: "Ләә иләһә илләллаһү үә Аллаһү әкбәр”, - дип әйтә. Һәм Исмәгыйль (г. с.), Аллаһның үзен исән калдырганын белгәч, "Аллаһү әкбәр! Үә лилләәһи хәмде», - ди. Шушы өч зат - Җәбраил фәрештә, Ибраһим (г. с.), Исмәгыйльнең (г. с.) сүзе бүгенге көнгә кадәр тәкбир булып тора.

Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көнендәге икенде намазына кадәр (14 октябрьдән 18 октябрьнең икендесенә кадәр) егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, бер мәртәбә тәкбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең ваҗиб булуының мәгънәсе — адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе