Вәхшилек

Шушы көннәрдә генә “Сөләйман” мәчетенә килеп кергән Зөлхия Сиродҗеваны бер мәлгә танымыйча тордым. 31 августта-Рамазан аеның 21 нче көнендә үзе яши

БӘЙЛЕ
2010 Сен 15

Шушы көннәрдә генә “Сөләйман” мәчетенә килеп кергән Зөлхия Сиродҗеваны бер мәлгә танымыйча тордым. 31 августта-Рамазан аеның 21 нче көнендә үзе яши торган Чирмешән районының Әмир авылында булып узган хәлләрдән соң, үзгәргән ул, нык үзгәргән.

 

Моннан бер ел элек без аның өендә булып, биш баланы ялгызы үстерүче бу мөселман хатын-кызының тырышлыгын, уңганлыгын, мөлаемлеген күреп, аңа сокланган идек. Махсус тукымага Коръән кәлимәләрен язу, ягъни шәмаилләр ясау белән шөгыльләнә ул. Ә аның пешергән бәлешләре, тортлары ашап туйгысыз була.

 

Зөлхиянең йөрәгенә кара кан саудырган ул көн мәңге онытылмаслык булып күңелендә саклана. Бу хакта аның сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлап булмады.

 

31 августта Казаннан Әмир авылына кайта ул. Башкалада олы улын укырга урнаштырып йөрде. Шулчак кинәт кенә кесә телефоны шалтырады. Ахирәт дусты Нәсибә Хурамова икән. Үзенә кунакка чакыра. Аның белән шәмаилне ясау турында да сөйләшәсе бар. Шул ук вакытта Нәсибәнең тавышында борчулы авазлар да яңгырады. Аларның өе тирәсендә тынгылык бирмичә бер исерек ир йөри икән.

 

Кыскасы, юлда йөреп арыган булуына карамастан, Зөлхия ахирәт дустына барырга карар кылды. Авыр вакытларда алар шулай бер-берсенә ярдәм итешеп яшәргә күнеккән. Авылда исереклеге белән дан алган Таһир Гомәревне Нәсибәнең сараенда йөри диделәр. Тиздән ул аларның ишеген шакыды. Аек булмаган кешедән һәммәсе дә куркып калды. Бу бәндә Нәсибәнең дә, балаларның дә котын алып бетергән икән. Ишекне дә ватуы бар иде аның. Шунда Зөлхия, бар батырлыгын җыеп, аның янына чыкты. Әгәр тизрәк бу йорттан китмәсә, аңа милиция чакыртачагы турында әйтте. Рамазан аенда хәмер эчеп йөрергә ярамаганлыгы хакында белдереп, аны оялтмакчы булды. Тик оят качкан иде Таһирның йөзеннән. Ул: “Мин мондагы кеше! Милициядән дә, берәүдән дә курыкмыйм! Туган илеңә кайтып кит!”-дип җикеренде. Таһирны болай гына җиңеп булмаячагын аңлап, Зөлхия аның өенә барып, әти-әнисенә бу хакта белдерергә уйлады. Ишегалдында йөргән Бибинур ханымга ул барысын да түкми-чәчми сөйләргә кереште. Шулчак, көтмәгәндә, берәү арттан килеп, аңа сугып җибәрде. Күзләренә кан сауган, вәхшигә әйләнгән Таһир Гомәрев иде бу. Ул Зөлхиянең башыннан яулыгын тартып алып, аны ертып ташлады. Аннары да тынычланмады бу ерткыч. Бер-бер артлы хатынның башына сугуын дәвам итте. Ни кызганыч, аны хәтта тапкан, баккан әнисе дә туктата алмады. Шунысы үкендерә: бу мизгелләрдә аны берәү дә килеп якламады, ярдәм кулын сузмады. Зөлхия бу вәхшинең кулыннан чак ычкынып, өенә кайтып егылды. Башы каты авыртырга тотынды. Чирмешән районы үзәгендәге хастаханә табиблары аңа баш мие селкенгән дигән диагноз куйдылар. Чирмешәндә күпме дәваласалар да, баш авыртуы бетмәде. Күзләре дә тиз арый торганга әйләнде.

 

“Хастаханә юлында йөрергә һич тә вакытым юк, чөнки балаларымны ашатасым, киендерәсем бар. Тик шунысы борчый: теге бәндәне рәшәткә артында озак тотмадылар. Ул хәзер иректә, бездән әле көлеп йөри. Кабаттан ул мөселманнарга зыян салмас, дип кем ышандыра ала”,-ди Зөлхия ханым чын күңелдән борчылып.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе