“Безнең гаиләдә Рамазан” конкурсына килгән эш

Без гаиләдә 5 кеше: әби, әти-әни, мин һәм сеңлем. Барыбыз да Рамазан аен көтеп алабыз.Узган ел мәктәп лагерына Әлмәт шәһәрендә Ислам

БӘЙЛЕ
2010 Авг 23

Без гаиләдә 5 кеше: әби, әти-әни, мин һәм сеңлем. Барыбыз да Рамазан аен көтеп алабыз.Узган ел мәктәп лагерына Әлмәт шәһәрендә Ислам мәдрәсәсен тәмамлаган Гаскәр абый килгән иде. Лагерьга йөрүче балалар өчен дини дәресләр алып барды Гаскәр шәкерт. Теләкләре булган башка балаларга да, өлкәннәргә дә аерым дәресләр оештырылды.

Без “Ислам дине” дәресләрендә яңа догалар, Коръән аятьләре, намаз уку тәртибе һәм башка фарыз гамәлләр турында тыңладык. “Мөгаллим сәни” дигән китап буенча гарәпчә бераз язарга да өйрәндек. Кайбер дәресләрдә укытучыбыз безгә тарихи вакыйгалар да сөйләде. Дәресләр вакытында төрле уеннар да уйнадык, тапкырлыкка, зирәклеккә мәсьәләләр дә чиштек әле без.

Лагерьдан кайткач, өстәмә дәресләргә дә йөрдек. Узган елларда Рамазан аенда сеңлем белән икәүләп мәчеткә йөреп, әбиләрдән намаз уку күнекмәләренә бераз өйрәнгән идек. Элек өйрәнгәннәребез бик кирәк булды. Гаскәр абыйның дәресләренә яратып йөрдек, аның белән саубуллашканда “Тагын килүегезне көтәбез”, - дип калдык.

Мәчеткә тәравих намазына узган ел да йөрдек, быел да йөрибез. Әле узган ел кич мәчеттән кайтканыбызны мәктәп директоры күргән иде. Икенче көнне мәктәптә линейкада безнең мәчеткә йөрүебезне әйтеп мактады, башкаларга үрнәк итеп куйды. Без бик шатландык. Иң куанычлысы: узган ел Рамазан аенда җомга көн без яңа өйгә күчтек. Шул көнне өлкәннәрне авыз ачу мәҗлесенә чакырдык.

Быел Рамазан ае башлануга авылыбызга Гаскәр абый тагын килде. Ул инде хәзер Мәккәдә белем ала икән, каникул вакытында безгә килгән. Безгә дәресләр бирүен дәвам итә укытучы абыебыз. Без иптәшләребезне дә бу дәресләргә чакырдык. Теләге булганнар өчен Гаскәр абыйның шундый дәресләр оештыруына без бик рәхмәтле. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт мәдрәсәсенә укырга да керәсем килә башлады. Киләсе елларда да Гаскәр абый безгә тагын килсә ярар иде.

Алсу Фәррахова, 10 яшь.

Әгерҗе районы Л.Айтуганов ис. Девятерня урта гомумбелем

бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе