Сыналган тормыш

Кечкенә генә ябык кызны һәрвакытта да берәр-нәрсә белән чагыштыралар иде. Бу Алия исемеле кызның балачактагы тормышына кагыла. Шулай, аны үз исеме белән атамыйлар иде, шунлыктан ул

БӘЙЛЕ
2009 Июн 16

Кечкенә генә ябык кызны һәрвакытта да берәр-нәрсә белән чагыштыралар иде. Бу Алия исемеле кызның балачактагы тормышына кагыла. Шулай, аны үз исеме белән атамыйлар иде, шунлыктан ул моңа үпкәли торган иде. Тора-бара кеше моңа ияләшеп бетә, Алия дә бу хәлгә ияләште.

Аның ата-анасы салыштырырга бик ярата иде. Әле салыштыру дип әйтү аз була икән, аек килеш аларны күз алдына да китереп булмый. Гаиләдәге ызгыш-талашлар, әтисе белән әнисе арасындагы бәхәсләр кызга тискәре йогынты ясыйлар иде. Өйдә ул катылыкка, ә тышта күршеләрнең һәм бергә уйнап үскән иптәшләрнең дошмани карашларына дучар була. Тегеләргә моның янына килергә дә рөхсәт итмиләр иде. Балачагы әнә шулай үтте дә китте.

Ул үзенә иптәш кызларны табарга тырышты. Ләкин иске кием киеп йөрүче кыз белән беркем дә дуслашырга теләмәде.

Балалар өчен булган киноларда ышанычлы дуслар турында төрле вакыйгаларны күрсәтәләр иде, ләкин тормышта андыйларны табып булмады.

Тик бер кеше Алиягә тулы хокуклы кешегә караган шикелле карады. Ул Алиянең беренче укытучысы Айсылу Әнвәровна була. Ул аны хыялланырга өйрәтте. Ул чыннан да башка тормыш турында хыялланырга ярата иде: ата-ананың кычкырган тавышларын ишетмисең, шешәләрне тапшырып йөрергә туры килми. Андый тормыш бар микән ул, әле Алия моны белмәде.

Шулай итеп, ел арты ел үтте.

Бу кыз бала дүртенче сыйныфта укыганда, аны аз үсеш алган балалар интернатына җибәрделәр. Аның ата-анасын балага карата булган хокуклардан азат иттеләр. Ул вакытта Алия елады. Алар белән аерылышырга аңа бик җәл иде, тегеләре шундый булсалар да.

Яңа урында ул үзен бер дә яхшырак хис итмәде. Төрле үпкәләтүләргә, ирештерүләргә Алия инде ияләште дә. Ләкин ул үзенең тормышын үзгәртергә теләде, шуңа күрә, интернаттан качарга уйлады. Аны бик тиз таптылар. Тапкач исә кыйнадылар һәм штрафниклар бүлмәсенә бикләп куйдылар. Ашау-эчүсез ул анда өч көн гомерен үткәрде.

Кызга 16 яшь тулгач, санитар булып эшли башлады. Хатын-кызларның тулай торагыннан аңа урын бирделәр.

Бер вакытны ул Илгиз исемле егет белән таныша. Бу малай җитешле тормышлы гаиләдән була. Әти-әнисе дә аны яраталар иде. Аның атасы кибет башлыгы булып эшли. Әнисе исә яхшы оешмада хисапчы булып эшли.

Илгиз дә, шулай ук, аның белән кешечә мөнәсәбәт урнаштырды. Алия аңа башта ышанмыйча йөрде, ләкин соңыннан ышана төште.

Бар да әлегә яхшы барды. Төрле иркәләүләр, мәхәббәт турындагы сүзләр... Беркадәр вакыттан соң Алия гашыйк булганын аңлады. Бу вакыйгалар аңа чынбарлык булып күренә башладылар. Бу авыр балачак өчен бүләк кебек иде аның өчен.

Ләкин аларның юлларында бер киртә бар иде.

Беркөнне Илгиз Алияне өенә чакырды. Ул аны ата-анасы белән таныштырырга теләде. Кабул итү тантаналы төстә булды. Өстәл хәзерләнгән, чит илнең магнитофоныннан яңгыраган музыка.

Илгизнең әнисе кызның узган тормышы турында сораштырды. Алия аңа, әлбәттә инде, барысын да сөйләмәде.

Берничә айдан соң Илгизне хәрби хезмәткә алалар. Башта бик күп итеп хатлар язды, ә аннары Алия бик озак хатын көтте. Аннары ул егетнең әти-әнисе янына барырга уйлады. Илгизнең әнисе аңа болай сөйләде: "Илгиз анда башка кыз тапты. Кызым, сиңа моннан китәргә туры киләчәк. Илгиз бәхетле генә яшәсен. Кит".

Юлына да акча бирде.

Ләкин Алия ул шәһәрдән китмәде, ә башка эшкә генә күчте. Инде аның өмете сүнде.

Ул еш кына беренче укытучысын исенә төшерә иде, нигә эзләргә керешкәнен үзе дә аңламыйча калды.

Айсылу Әнвәровна кызның килүенә бик шатланды. Алия, бернәрсә дә яшермичә, беренче, шул ук вакытта, соңгы мәхәббәте турында сөйләде.

Шулай итеп, берничә ел үтә. Язның бер матур көнендә Алия эшеннән мәчеткә ашыга иде. Намазга җитешергә кирәк бит.

Мәчеткә керү ишеге янында Алия Илгизне күрә. Алия моңа озак кына ышанмыйча торды.

Ул кызга болай дип әйтте: "Әнием миңа сине башка шәһәргә китте һәм кияүгә чыкты дип әйткән иде".

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, алар тагын кавыштылар.

Тиздән алар өйләнештеләр. Хәзер инде аларның ике баласы бар.

Мәликә Гыйлметдинова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе