«Татарстан – яңа гысыр» телеканалындагы мөселман тапшыруларының үзенчәлекләре

Татарстан Республикасы телеканалларында дини темалар әллә ни яктыртылмыйлар. Дини тапшыруларның күбесе «Татарстан – яңа гысыр» каналында бара. Телеканал җитәкчесе Миләүшә Айтуганованың

БӘЙЛЕ
2010 Апр 15

Татарстан Республикасы телеканалларында дини темалар әллә ни яктыртылмыйлар. Дини тапшыруларның күбесе «Татарстан – яңа гысыр» каналында бара. Телеканал җитәкчесе Миләүшә Айтуганованың сүзләренә караганда, каналның эше – татар теленә һәм мәдәниятенә зур пространствога чыгарга ярдәм итү, татар милли гореф-гадәтләрне, телне һәм мәдәниятне үстерү.

Каналның аудиториясе Евразия материгы буенча 12 миллион кешедән тора. «TNS Россия" оешмасының сүзләренә караганда, 2009 елның беренче өч аенда каналны караучылар саны 1100 мең кешегә арткан. ТНВ каналны караучылар саны арту буенча 46 телеканал арасында икенче урынны били.

Шулай итеп, дини тапшырулар татарларда киң таралган ислам хакында бара. Россиядә икенче урында килгән татарлар Хәнәфи мәсхәбен тоталар. Ул яңа заман стиленә яхшырак карый.

Хәзерге көндә телеканалдан ике дини тапшыру ислам диненә нигезләнгән: «Нәсыйхәт» , «Җомга вәгазе» . аларның икесен дә Ләйсирә Фазлыева алып бара.

«Нәсыйхәт» тапшыруында сүз ислам нигезләре хакында бара. Тапшыру темалары – Коръән сүрәлрәенең тәфсире, ислам кануннары, мөселманнарның тормышлары. Ул атнага бер тапкыр күрсәтелә.

Узган елны «Нәсыйхәт» тапшыруы наркотикларга каршы булган бәйгедә җиңеп чыккан. Конкурста наркотикларга бәйлелектән дингә керү аша котылган кеше хакында сүз барган. «Нәсыйхәт» тапшыруында эшләүчеләр наркоманиянең килеп чыгу сәбәбе хакында да сөйләргә тырыштылар. Авыруның якыннары аңа бу афәттән котылырга ярдәм итәргә тиешләр дип белдерә тапшыруны алып баручылар.

Җомга көнне иртә белән ТНВ каналында «Җомга вәгазе» дигән тапшыру була. Анда Татарстан мәчетләренең имамнары әхлак хакында сүз алып баралар. Алар, шулай ук, телевизор караучыларның сорауларына җавап бирәләр.

2002 елдан башлап ТНВ каналында Ураза бәйрәме белән Корбан бәйрәмен дә күрсәтә башладылар. 2005 елдан башлап шул бәйрәмнәрне Кол Шәрифтән күрсәтәләр.

«Хәерле иртә» тапшыруында «Хаҗ нуры» дигән ислам сәхифәсе ачылган. Сәхифәне алып баручы Гадел Гайнетдинов җомга саен хаҗ кылу үзенчәлекләре хакында сүз алып бара. Ул хаҗ кылган мөселманнар белән дә, хаҗ кылырга җыенучылар белән дә әңгәмәләр уздыра.

«Хаҗ нуры» сәхифәсе ТНВ «Идел-хаҗ» белән берлектә эшләгән проект. Шулай ук, дини мәгълүматларны татарлар документаль кинолар карап та алалар. Дин әһелләре хакында сүз «Ватандашлар» тапшыруында бар . Узган елны «Османие. Иманга юл» дигән кино күрсәтте. Анда бер авылның иманга кайту тарихы сурәтләнгән.

«Яшьләр тукталышы» тапшыруында да дини сәхифә бар( Сөмбел Вәлиуллина алып бара). Анда сүз Россия мөселманнарының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, Казандагы ислам тормышы турында сүз бара. 2008 елның 8-18 декабрләрендә “Алтын мөнбәр”дә катнашучыларның киноларын күрсәттеләр.

2008 елның сентябрендә ТНВ белән Россия Ислам университеты белән берлектә эшләнгән «Рамазан мөбарәк булсын» тапшыруын («Хәерле иртә»дә) күрсәттеләр. Рамазан ае дәвамында телевизор караучыларга вәгазьләр сөйләделәр, дин әһелләре белән очрашулар күрсәттеләр, мөселман тормышыннан өзекләр сөйләбеләр. Каналда «Путь» дигән православие тапшыруы да бар. Тапшыруны алып баручыларның сүзләренә караганда, монда сүз рух һәм инану , әйләнә-тирә мохит белән гармония хакында сүз бара. Атнага бер тапкыр чыга.

Гомумән алганда, Татарстанда православие турында тапшырулар аз. Мәсәлән, Лениногорскида «Православное слово», «Зәй ТВ» каналындагы тапшыру, Мамадышта «Православный час».

«Яшьләр тукталышы»ның дини сәхифәсендә эшләүче Сөмбел Вәлиуллина болай ди: «Телевидениедә эшләү ислам кануннарына каршы килә дигән фикер йөри. Ләкин мин болай дип әйтергә телим: мин монда ислам дине сәхифәсен алып барыр өчен эшкә кердем. Динебезгә каршы килгән материааларны алмыйм. Бу яшьләр тапшыруы, шуңа күрә, монда динне гади, аңлаешлы итееп бирергә кирәк. Җөмләләрдә дини терминнарны, катлаулы сүзләрне әйтмәскә тырышам. Тапшыру аудиториясенна намаз укымаучы яшьтәшләребез дә бар, шуңа ул аларга кызык булырга тиеш.

Сәхифәдә мөселман тарихының әһәмиятле даталарын әйтеп китәбез, мөселман яшьләренең тормышы, фитнес-заллар, бассейннар хакында сүз алып барабыз. Парашюттан сикерүче, спорт белән шөгыльләнүче, сәяхәт итүче мөселманнар турындагы әйберләр телевизор караучыларда уңай мөнәсәбәт уяттылар. Моны редакциягә килгән хатлардан беләбез».

Телеканалда башта «Ислам бүген» тапшыруын күрсәтәләр иде. Анда киң тематика бар. Дин нигезләреннән тыш, илебезнең төрле почмакларында яшәгән мөселманнарның проблемалары хакында да сүз барган. Шуңа күрә, бу тапшыру кызык булды. Шуларның берсе мөселманнарның хәрби хезмәттә булулары хакында булды(5.07.03). анда мөселманнарның гына түгел, православие, яһүд диннәре әһелләренең дә фикерләре яктыртылды. Икенчесендә сүз милләт һәм дин мөнәсәбәте хакында барды (14.06.03). тапшыру авторлары толерантлыкны күздә тотып эш иттеләр. Татарларның башка диннәрне тоту хакында сүз барды. Бер татар хатыны христиан динен кабул иткән һәм ул: «Иң мөһиме ышану», - дигән. Тапшыруга бирелгән бәяләрнең күбесе уңай булган.

Каналда башка диннәрне яман яктан сурәтләп күрсәтүче тапшырулар юк. Аларның бер өлеше – мәгълүматлардан тора, бер өлеше – исламча тәрбияләү, ислам дине аркылы мәсьәләләрне чишү.

Шулай итеп, канал дин тапшыруларын да алып бара, һәм алар теге яки бу дин турында дөрес карашә тәрбиялиләр.

Диния Гыйльмутднинова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе