Иртә белән бик салкын иде. Укуына түләү өчен, хуҗалык кирәк-яраклары сатучы малай арды һәм ачыкты. Ул янәшә-тирәдәге бер өйдән тамак ялгарлык берәр нәрсә сорарга уйлады. Ләкин, ишек шакыганнан соң, ишекне ачкан яшь кенә хатын-кызны күргәч, читенсенеп бер савыт су гына сорады.
Хуҗабикә малайның ачыкканын аңлап, зур бер тустаган тутырып сөт алып чыкты. Малай әкрен генә сөтне эчеп бетерде һәм: «Мин сезгә күпме тиеш», - диде. «Бер нәрсә дә тиеш түгелсең, әниебез безне яхшылык өчен хак алмаска өйрәтте», - дип җавап бирде хатын-кыз. Адәм Зәкр: «Алайсам мин сезнең өчен дога кылачакмын», - дип, шатланып, үз эшләре белән китеп барды.
Еллар үтте, авылда шактый үзгәрешләр булды. Яшь хатын-кыз картайды һәм сирәк чир белән авырый башлады. Авыл табиблары ханымга берничек тә ярдәм итә алмагач, авыруны дәвалау өчен шәһәргә, төп хастаханәгә җибәрделәр. Консультация өчен доктор Адәм Зәкр үзе чакырылды. Авыру җибәрелгән авылның исемен ишеткәч, аның күзләре нурланып китте. Бер мизгел дә көтмичә, доктор авыруны карарга китте.
Табиб итеп киенгән Адәм Зәкр бүлмәгә керде һәм шунда ук кайчандыр аңа яхшылык кылган хатын-кызны таныды.
Табиб үз бүлмәсенә кайтты һәм авыруның шифага ирешүе өчен бар көчен куярга уйлады. Шул көннән ул сирәк авыруны өйрәнеп, бөтен игътибарын шуңа юнәлтте. Күп тырышлыклардан соң, авыру җиңелде. Доктор Зәкр авыруга җибәреләсе исәп-хисап кәгазен иң элек үзенә, имзага кертергә боерды. Кәгазьне алып, бәяне күргәч, аска нәрсәдер язды, имзасын куйды һәм шуннан соң гына ханымга тапшырырга рөхсәт итте.
Конверт эченә салынган кәгазь килгәч, берникадәр вакыт ханым аны ачап карарга да куркып торды. Бәянең күплеге аны шикләндермәде. Аллаһка дога кылып, конверттан кәгазьне алды һәм эчтәлеген өйрәнә башлады, шунда ук ханымның күзенә кәгазьнең астына каләм белән кулдан язылган сүзләр ташланды: «Бер тустаган сөт белән тулысынча түләнелгән.» Ул сүзләрдән соң доктор Адәм Зәкрның шәхси имзасы куелган.
Бер мизгелгә телсез калган ханым теге яшь егетне һәм бер тустаган сөтне исенә төшерде. Үзе дә сизмәстән, аның күзләреннән кайнар яшь бәреп чыкты. Ул: «Йа Раббым, Син Рәхимле һәм Бөек. Син Үзеңнең чиксез рәхмәтеңне бәндәләреңнең йөрәкләре һәм аңнары аша таратасың», - дип куанды.
«Кем эшләп тапкан малыннан, бер хөрмә күләмендә генә булса да, сәдака бирә, Аллаһ ул изгелекне кабул итә, соңыннан аңа әҗерен арттыра. Нәтиҗәдә, хөрмә зур тау кебек була.» Бохари-Мөслим китергән хадис.
Йосыф Дәүләтшин

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел