
Корбан бәйрәме кайчан билгеләп үтелә?
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2026 елның 27 маена туры килә.
Корбан гаетен билгеләп үтү тәртибе
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, Татарстанның барлык мәчетләрендә Гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.
Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
• 02:15 – 03:15 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
• 03:15 – 03:45 – гает вәгазе укылу;
• 03:45 – гает намазын уку;
• 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Корбан чалу өчен нисаб күләме
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм асыл хаҗәтләрдән тыш, 100 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 100 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.
Тәкбир әт-Тәшрик көннәре
26 нчы, 27 нче, 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы май көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (26 майда – иртәнге намаздан башлап 30 майда – икенде намазын кертеп) фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр) сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне – тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.
Тәкбир-тәшрик болай әйтелә:
اللهُ أَكْبَرُ اللهُ أَكْبَرُ لَا إلَهَ إلَّا اللهُ وَاَللهُ أَكْبَرُ اللهُ أَكْبَرُ وَللهِ الْحَمْدُ
"Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Мәгънәсе: “Аллаһ бөек, Аллаһ бөек. Аллаһтан башка иләһ юк. Аллаһ бөек, Аллаһ бөек. Аллаһка барча мактаулар!”
Корбан чалу
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:
- беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 27 майда);
- һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда). Корбан чалу Казан шәһәрендә 29 майда, кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Корбан чалу урыннары
Бәйрәм намазы тәмамлану белән, махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалына башланачак. Казан шәһәрендә корбан чалу 29 майга 20:13 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан чалу өчен нисаб күләме 100 000 сум тәшкил итә.
Корбанлык( корбан, курбан, жертвенное мясо, корбан ите, курбанлык, qurban, kurban), шулай ук гакыйка (акика, акыка, акыйка , гакыйкә, akika, aqiqa ), нәзер ( назер , назыр , нэзер, назр, nazr) итеннән өлеш «Ярдәм» мәчетендә кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: +79600480778 ; +79047609950 ;
2026 елда Казанда махсус 17 мәйданчыкта корбан чалыначак:
|
№ |
Мәчет |
Адрес |
|
1. |
«Корбан бәйрәм» комплексы |
Бертуган Петряевлар ур., 6 |
|
2. |
«Гадел» мәчете |
Оренбург проезды, 193 |
|
3. |
«Ризван» мәчете |
Хөсәен Мәүлетов ур., 48а |
|
4. |
«Тынычлык» мәчете |
Мирный торак массивы, Мелитопольская ур., 15 |
|
5. |
«Әл-Мәрҗани» мәчете |
Каюм Насыйри ур., 17 |
|
6. |
«Апанай» мәчете |
Каюм Насыйри ур., 27 |
|
7. |
«Иман Нуры» мәчете |
Нагорный торак массивы, Дорожная ур., 32а |
|
8. |
«Коддус» мәчете |
Карьер торак массивы, Яснополянский тыкрыгы, 16 |
|
9. |
«Билал» мәчете |
Вознесенье торак массивы, Иркен ур. 29 |
|
10. |
«Бистә Нуры» |
Яңа Сосновка торак массивы, Пионер ур., 5 |
|
11. |
«Казан Нуры» мәчете |
Фатыйх Әмирхан ур., 3 |
|
12. |
«Салихжан» мәчете |
Бестужев ур., 66 |
|
13. |
«Фатиха» мәчете |
Кадыш торак массивы, Рихард Зорге ур., 2а |
|
14. |
«Рамазан» мәчете |
Окольная ур., 25б |
|
15. |
«Мәүлид» мәчете |
Залесный торак массивы, Селянская ур., 23 |
|
16. |
«Әхмәдзәки» мәчете |
Залесный торак массивы, Осиновский тыкрыгы, 16а |
|
17. |
«Җомга» мәчете |
Юдино торак массивы, Ильич ур., 4 |
Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре
Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Корбан гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа каралган. Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны очсыз бәядән сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк.
Казанда 27 майда Корбан бәйрәме уңаеннан гомумшәһәр күләмендә «Корбан-фест» гаилә бәйрәме булачак. Ул «Елмай» балалар паркында 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак. Кунакларны сәхнәдә оештырылган программа, уеннар белән балалар зонасы, тарихи реконструкция элементлары булган арт-постановка (урам театры), мастер-класслар, ярминкә, ачык һавада фуд-корт көтә.
Белешмә.
Корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланыла:
- дөяләр (бер яки ике өркәчле булулары мөһим түгел),
- сыерлар, үгезләр (яки буйволлар),
- сарыклар (яки кәҗәләр).
- Атлар корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый.
Хайваннар рөхсәт ителгән юл белән алынырга тиеш.
Югарыда саналганнардан тыш, һәрбер хайван үзенең билгеле бер яшенә җиткән булырга тиеш:
- дөя – биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
- сыер – ике яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
- сарык – бер яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк.
Корбанлык хайван сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланылмый:
- ике күзе сукыр яки бер күзе сукыр булса;
- һичьюгы бер аягы аксак булса, әгәр аның аксаклыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса;
- авыру, ябык булса;
- колагы яки койрыгы киселгән булса, яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә).
Корбанга чалу рөхсәт ителә, әгәр дә:
- тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел),
- кастрацияләнгән булса,
- кычыту авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).
Әгәр хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелекләре ачыкланса:
- корбанлыкның хуҗасы бай булса – ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш,
- әгәр ярлы булса – ничек бар шулай калдыра.
КОРБАННЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ:
- корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;
- җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә:
- әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин);
- әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк,
- корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.
Әгәр хайванның карыныннан яралгы чыкса, аның үсеш стадиясе исәпкә алына. Ул тулысынча формалашкан һәм тере булса, аны чалырга кирәк, әгәр формалашмаган яки үлгән булса, аны ашау тыела һәм аны чалу бернинди дә файда китерми.
Хайванның тиресен:
- сәдака итеп бирергә;
- хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә;
- яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы