Ноябрьдә Татарстандагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга федераль субсидия күчерелү көтел

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга җитди игътибар бирелергә тиеш дип ассызыклады Илдар Халиков. Ноябрьдә республикага Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга федераль

БӘЙЛЕ
2011 Окт 24

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга җитди игътибар бирелергә тиеш дип ассызыклады Илдар Халиков.

Ноябрьдә республикага Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга федераль субсидиядәнең чираттагы траншы күчерелү көтелә. Бу хакта торак төзелеше һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йортта яшәүче гражданнарны күчерү буенча адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Киңәшмәне ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков алып барды.

Фәрит Хәнифов белдерүенчә, 1084 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен транш күләме 1 млрд. 44 млн. сум тәшкил итә. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен бу акча гына җитмәячәк, дип белдерде. Бу мәсьәлә акча күчү процессында хәл ителәчәк. «Әлеге мәсьәлә быел хәл ителер дип ышанабыз», — диде министр.

2011-2012 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча 586 ветеран өчен гомуми мәйданы 28,4 мең кв. метрлы 690 фатирлы 137 йорт файдалануга тапшыру зарур. 2011 елның 21 октябренә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 185 ветеран өчен гомуми мәйданы 9,5 мең кв. метрлы 204 фатирлы 79 торак йорт файдалануга тапшырылган, дип искәртте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.

Киңәшмәдә Илдар Халиков республика районнары башлыклары игътибарын Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга җитди игътибар бирелергә тиешлегенә юнәлтте дип хәбәр итте "Татар - Информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе