Узган җомгада Казанда тәүге тапкыр җөмһүриятебез күләмендә ифтар уздырылды

Узган җомгада Татарстан күләмендә беренче тапкыр Казанда «РАМАЗАН — 2011» республика ифтары узды. Меңнән артык мөселманны җыйган ифтарны ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте, ТР

БӘЙЛЕ
2011 Авг 28
141,26 Kb 128,16 Kb

Узган җомгада Татарстан күләмендә беренче тапкыр Казанда «РАМАЗАН — 2011» республика ифтары узды. Меңнән артык мөселманны җыйган ифтарны ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Президенты аппараты, Казан шәһәре хакимияте һәм Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән берлектә оештырды.

Республика дәрәҗәсендәге ифтар оештыруның төп максатларының берсе — дәгъват, хәйрия, бере-береңә яхшы мөнәсәбәттә булу фикерләрен пропагандалау. «Ифтар — ул көн алып ураза тотканнан соң авыз ачу гына түгел, хәйрия, бер-береңнең хәленә керү, мохтаҗларга ярдәм итүнең бер үрнәге дә ул», — дип белдерде оештыручылар.

Мәҗлескә меңнән артык кеше килде: ифтарга мохтаҗ гаиләләр чакырылган иде. Анда шулай ук Иран һәм Төркия консуллары, сәясәт, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашты.

Мәҗлес кичке сәгать сигезенче яртыда «Кол Шәриф» мәчетендә башланып китте. Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Ничә дистә еллардан соң шәһәр уртасында зурлап авыз ачуны оештырырга мөмкинлек тууын, аның тарихи бер вакыйга булуын ассызыклап үтте. «Элек мондый чаралар турында уйлап та булмый иде. Аллаһы Тәгалә безгә сабырлыгыбыз, көн дәвамында ураза тотуыбыз өчен бүләк ясады», — диде ул. Шулай ук республика ифтарының мөселманнар өчен изге Кадер кичендә узуын билгеләп үтте.

Мөфти ифтарның республика җитәкчелеге фатыйхасы, Казан шәһәре хакимияте ярдәме белән үткәрелүен әйтеп, аларга рәхмәтен белдерде.

Ахшам намазына азан әйтелеп, авыз ачып, намаз укылганнан соң, ураза тотучылар Меңьеллык мәйданына ифтарга төште. Анда 1200 кешегә өстәлләр, тагын ике мең кешегә Цирк бинасы янындагы машиналарда ланч-бокслар әзерләнгән иде. Оештыручылар ифтарга килгән бер кешене дә буш калдырмады.

Ифтар мәҗлесенә килүчеләрне кайнар пылау белән сыйладылар. Моның өчен 120 килограмм дөге һәм 80 килограмм ит сатып алынган. Мәҗлесне оештыру өчен, чатырлар корылган һәм аларга ут уздырылган иде. Бу эштә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татэнергосбыт» оешмалары активлык күрсәткән. 

Ифтар мәҗлесен оештыруда катнашкан барлык затларга Илдус хәзрәт рәхмәт белдерде, гаиләләренә иминлек һәм бәрәкәт теләде, ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәҗлес тәмамлангач, җәмәгать дога кылды. Ифтардан кайтучыларны шәһәр хакимияте биргән автобуслар көтеп тора иде. Ә "Кол Шәриф" мәчетенә тәравих намазына баручылар, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, шунда юнәлдедип хәбәр итте "Татар-Информ".

Рәсемдә: мөфти Илдус хәзрәт Фәизов Татарстан Президтентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатинга Рәхмәт хаты тапшырды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе