«Идел — Пресс»тагы ифтарда Рамил хәзрәт Юныс катнашты

Кичә Казандагы «Идел — Пресс» дәүләт-унитар предприятиесе полиграфия — нәшрият комплексы ашханәсендә бу оешманың җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ислам

БӘЙЛЕ
2011 Авг 25
138,31 Kb

Кичә Казандагы «Идел — Пресс» дәүләт-унитар предприятиесе полиграфия — нәшрият комплексы ашханәсендә бу оешманың җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ислам Әхмәтҗанов быел да ураза тотучылар өчен авыз ачу мәҗлесе үткәрде. Бу көнне «Идел — Пресс» ашханәсенә биш дистәдән артык кеше җыелган иде.

Ифтар мәҗлесенә килгән мөселманнар өчен 24 августта ике шатлык әзерләнгән иде. Аларның беренчесе Аллаһының ризалыгын өмет итеп, ураза тоткач, бергәләп авыз ачу чарасында катнашу булса, икенчесе җөмһүриятебезнең иң оста вәгазьчеләренең берсе Рамил хәзрәт Юнысны тыңлаудан гыйбарәт иде.

«Сөләйман» мәчетенең икенче имамы Дамир хәзрәт Сәйфуллов белән без «Идел — Пресс»ка барып җиткәндә Рамил хәзрәт вәгазь сөйли иде инде.

-...Мәккә халкы Пәйгамбәребезгә: «Безнең ашарыбызга ризык җитәрлек. Алтыннарыбыз да, көмешләребез дә, башка нәрсәләребез дә бар. Нәрсәгә безгә яңа дин?»-дип сорау биргән. Ә ул аларга: «Әйе, сезнең акчаларыгыз да, алтыннарыгыз да, хатыннарыгыз да, балаларыгыз да бар, тик әхлагыгыз юк. Хәмер эчәсез, зина кыласыз, бер-берегезне үтерәсез, талыйсыз, гаделлегегез юк. Сезгә әхлакны күтәрергә кирәк»,- дигән. Димәк, диннең төп асылы — әхлакны күтәрү икән. Рамазан аенда әхлакны күтәрү өчен тагын бер форсат бирелә...

Бу мәҗлестә Рамил хәзрәт Юныс күп нәрсәләр хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә мәчетләребездә, кибетләребездә дини китапларның, кассеталарның саны бихисап. Әмма динне тоту аз. Бу нигә шулай? «Эзли торгач, Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә моңа җавап табылды. Белгәнеңне үтәсәң, Хак Тәгалә белмәгәнеңне тагын өйрәтә, дигән ул. Ягъни, әгәр син беренче китапны укып, беренче дискыңны тыңлап, ялгышыңны табып, аны төзәтәсең икән, калган китаплардан файда була. Без бүген җыр тыңлаган кебек, вәгазь тыңлыйбыз; әкият укыгандай, кыйсса укыйбыз да онытабыз. Гамәлдә үтәлмәгәч, башка китапларны укудан файда юк»,-диде Рамил хәзрәт.

Рамазан — догалар кабул була торган ай. Раббыбыз безләргә Рамазан аен ни өчен биргән дигәндә, ихтыяр көчен ныгыту өчен биргән Ул уразаны.

«Үз-үзебезне тәнкыйтьләүдән башлыйк әле. Без, дин әһелләре, Аллага шөкер, Коръән укыйбыз, хәдисләрне беләбез. Тик без дә гөнаһлар кылабыз. Яки медицина институтын тәмамлаган кешеләрне алыйк. Менә танылган хирург хастаханә ишеге төбендә тәмәке тартып тора. Кем аннан да яхшырак белә тәмәкенең зарарлы икәнлеген? Беркем белми аның кебек. 7 ел укыган ул шуның өчен. Биредә белем белән гамәл арасында пәрдә бар. Ихтыяр көче бар. Кирәкмәгән, үзенә зыянлы гамәлне эшләмәү өчен кешедә ихтыяр көче җитеп бетми. Шул ихтыяр көчен тәрбияләү өчен Раббыбыз кешегә ураза тотуны биргән дә инде»,-диде танылган вәгазьче.

Аллаһы Тәгалә кешене яралтканда, аңа ике төрле көч биргән. Берсе — акыл, икенчесе — нәфес. Нәфес булмаса, бәндә өйләнми, бала тудырмый, югары уку йортларына укырга керми, диплом алмый. Нәфес аны алга, тәрәккыяткә этәрә. Ә акыл: «Җитте, монысы булды»,-дип аңа чик куя. Ярый ла акыл кешенең нәфесен авызлыклап тота алса. «Күп кешедә нәфес акылга буйсынмый»,-дип нәтиҗә ясады Рамил хәзрәт. Кыскасы, без Рамазан аенда нәфсебезне тыярга, авызлыкларга өйрәнәбез.

«Кол Шәриф» мәчетенең имамы Түбән Камада эшләгәндә барлыкка килгән бер вакыйганы бәян кылды. Бервакыт ике сүзенең берсендә сүгенә торган җитәкче кешене ураза тоту өчен өндәргә туры килә аңа. «Рамазан аенда ашау-эчүдән генә түгел, әшәке сүз әйтүдән дә тыелырга кирәк. Югыйсә, уразаң бозыла»,-дип кисәтә аны Рамил хәзрәт. Ул кеше беренче елны да, икенчесендә дә уразага керә алмый. Өченче елда Рамазан аенда 5 көнгә юкка чыга ул. Алтынчы көндә Рамил хәзрәткә телефоннан шалтырата. Уразага кергән икән ул. «Хәзрәт, ашамыйча да, эчмичә дә торып була, әмма сүгенмичә торып булмый»,-дигән ул. «Син ничек 6 көн түздең?»-дип сораган аннан Рамил хәзрәт. Баксаң, киңәшмәләрен кояш баеган вакытка күчергән, ә кабинетына кергән кешеләрне уразамны бозасыз дип кире борып чыгарган ул. «Тик шунысы начар: көне буена җыелган катлы-катлы сүзләр хатынга кайта инде»,-дигән теге җитәкче. Менә шул кеше 7 нче елын тота икән инде уразаны.

«Күптән түгел Түбән Камага барып кайттым. Аның хәзер җөмләләрендә бер генә сүгенү сүзе дә юк. Менә шул инсанны Рамазан ае тәрбияләде»,-дип бәян кылды Рамил хәзрәт Юныс.

Аннары «Идел — Пресс»ка җыелган мөселманнар Рамил хәзрәт имамлыгында ахшам намазын укыдылар, ифтар мәҗлесендә катнашып, берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклардан авыз иттеләр. Бу оешманың җитәкчесе Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗановка рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе