«Сөләйман» мәчетендә кызлар җәйләвенең ябылу тантанасы үткәрелде

Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетенең фарыз залы, әйтерсең, аллы-гөлле чәчкәләр белән тулган иде. Биредә 7 яшьтән 14 яшькәчә булган кызлар өчен

БӘЙЛЕ
2011 Июн 24
Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетенең фарыз залы, әйтерсең, аллы-гөлле чәчкәләр белән тулган иде. Биредә 7 яшьтән 14 яшькәчә булган кызлар өчен үткәрелгән лагерының ябылу тантанасы уздырылды. Монда 30 кыз бала 10 июньнән 24енә кадәр 2 атна буена ял итте.

Билгеле булганча, ислам динендә хатын-кыз өммәтен тәрбия кылуга зур игътибар бирелә. 78,03 Kb

Аеруча кыз баланы пакь, саф, әдәп-әхлаклы, гыйффәтле, мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле итеп үстерү-ата-ананың изге бурычы булып санала. Бер хәдистә 2 кыз баланы үстереп, аларны кияүгә биргән ата-анага Аллаһның оҗмахтан урын бирергә вәгъдә кылуы турында әйтелә.

Кызлар лагереның ябылу тантанасы изге Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Тантаналы кичәне мөгаллимәләр Роза абыстай Мортазина белән Суфия абыстай Воровьева алып барды. Башлап сүз алган Роза ханым: «Коръән безне туры юлга-иманга чакыра, дөрес яшәүгә өнди»,-дип билгеләп үтте. Әйе, бу изге китапта динебезнең асылы, гадел яшәү, тормыш итү ысулы чагылыш таба, анда шәригать кануннары аңлатыла.

Аннары Роза ханым үзе язган шигъри юлларны укыды:

Хак Тәгалә җаныбызны

Иманлы вә хөр иткән.

Шушы гүзәл җиребезгә

Иңдергән безне күктән.

Акыл, гамь һәм гайрәт биргән,

Биргән йөзнең күркәмен.

Изге Пәйгамбәр җибәргән

Һәм иңдергән Коръәнен.

Фани дөнья -бәндәләргә

Сынала торган урын.

Изгелек ит, гыйбадәт кыл

Бакыйга китмәс борын-

Ислам нурына орын!

«Сөләйман» мәчете каршында оештырылган кызлар лагерының максаты да балаларга күркәм әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтүдән, Хак Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен гыйбадәт кылудан, намазга басарга өйрәтүдән гыйбарәт иде. Тантана вакытында балалар әнә шул сыйфатларын күрсәттеләр. «Исламга кил» дип аталган күренешнең сценариесен дә кызлар үзләре язганнар, үзләре үк башкарып та күрсәттеләр.

Менә мөселманнар гаиләсендә үскән бер кызның яулык бәйләмичә генә концертка барасы килә. Әмма аңа әнисе каршы төшә. Җитмәсә, аңа шайтан әнисен тыңламаска котыртып тора. Фәрештәнең йогынтысында кызның күңелендә яхшылык җиңеп чыга һәм ул башына яулыкны киеп куя. 117,99 Kb

Бу күренешне Фәридә, Азалия, Камилә, Ландыш һәм Фәйрүзә оста гына башкарып чыкты.

Ә менә Гөлия, Айзилә һәм Газизә башкаруындагы «Җырлыйм әнием турында» дигән җыр безне дөньяга китергән, төн йокыларын калдырып, безне тәрбияләп үстергән газиз аналарыбызга багышланган иде.

Башкортстаннан Казанга килеп, ял итәргә уйлаган Камилә Фәйзуллиннаның үзе язган шигыре ислам дине фазыйләтләренә багышланган иде.

Кызларның «Чита-пычрак кыз» дип аталган күренеше мәхшәр мәйданына җиткәнчегә кадәр әгъзаларыбызны ни рәвешле чиста итеп тоту турында иде. Андагы вакыйгалар диннән ерак торган зурларга да файдалы булгандыр дип уйладым.

Лагерьның ябылу тантанасына күп ата-аналар килгән иде. Кызлар алар алдында Габдулла Тукайның шигырьләрен, мөнәҗәтләр һәм башка кызыклы кыйссалар сәйләделәр.

Быелгы кызлар җәйләвендә 10 тәрбияче-Динара Абдюкаева, Мәрьям, Алинә Миндияровалар, Гөлсем Габдеганиева, Эльвира Шакирова, Айгөл Әхмәтшина, Гөлшат Гыймадиева, Рината Әхмәтханова, Лилия Абзалова, Хәдиҗә Хәйдәралиева эшләде. Мәчетнең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова фикеренчә, алар үз вазифаларын җиренә җиткереп башкарды. Ә бу тантана вакытында алар һәр кызга бәя бирелгән кәгазь медальләр тапшырды. Анда кайберәүләр-акыллы, икенчеләре-хәрәкәтчән, өченчеләренең -гиперактив, тырыш, мөстәкыйль һәм башка сыйфатларга ия булулары турында язылган иде.

Бу тантана вакытында мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм Мәликә ханым Гыйльметдинова беренче урынны алган Камилә Фәйзуллинага, икенчедәге -Мөслимә Әдһәмовага, өченчедәге -Фәридә Мөхәммәтҗановага, дүртенчедәге Эльвира Сәмигуллинага (ул -күзләре буенча инвалид) кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Тантана вакытында татар теленә игътибар итү турында да сүз байтак булды. Балаларның күбесе туган телдә җырлады һәм шигырь сөйләде. Тантананың ахыры «Туган тел»не җырлау белән тәмам булды.

Ахырдан барлык ата-аналар исеменнән күзләре буенча беренче группа инвалид, Арчадан килгән Илгизәр Хөсәенов «Сөләйман» мәчете әһелләренә үзенең олуг рәхмәтләрен белдерде. Кайчандыр ул үзе дә биредә белем алган иде. Аның быел 7 яшьлек кызы Гөлия лагерьда тәрбияләнеп, берничә сүрәне яттан өйрәнгән. «Ни өчен биредә сукыр ирләргә, балаларга динне өйрәнү курслары бар да, ә күзләре күрә торган хатыннарга андый курслар юк?»-дип ярымшаяртып әйтеп куйды ул. Аннары Илгизәр әфәнде үзенең бер җырын бүләк итте.

Тантана шулай ук күзе күрмәүче Әкърам абый Җәләлевнең Коръән укуы илә төгәлләнде.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе