Шәмаилләр күңелләргә хуш килде

Узган җомгада, «Кол Шәриф» мәчетендә татар шәмаиле һәм гарәб каллиграфиясе күргәзмәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

БӘЙЛЕ
2011 Май 30

54,28 KbУзган җомгада, «Кол Шәриф» мәчетендә татар шәмаиле һәм гарәб каллиграфиясе күргәзмәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Әйтергә кирәк, бу бәйге өченче ел рәттән Татарстан Республикасының Мөселман Диния Нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә булышлык күрсәтү Фонды ярдәме белән бергә уздырыла.

Бәйгенең төп максаты — гарәб каллиграфиясенә игътибарны арттыру,гарәб язуын пропагандалау, мөселман мәдәниятенең казанышын популярлаштыру.

Катнашучылар арасына студентлар, мәктәп укучылары белән беррәттән һөнәри дизайнерлар, остазлар катнашты. Алар арасында: Нәҗип Нәккаш, Сабиров Әхмәт һәм башкалар.

«Виртуоз язу» номинациясендә,бер яки берничә каллиграфик язу төрен белүчеләр ачыкланды: Әмир Билалов, Алсу Низаметдинова, Айсылу Бикҗанова.

«Классик каллиграфия остасы» номинациясендә каллиграфия сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, классик стильдә шамаилләр тудырган Рамил Насыйбуллов җиңде.

52,12 Kb«Пыяла шамаил ясау остасы» номинациясендә традицион татар-мөселман каллиграфия сәнгатен үстерүче Фирдәүс Гирфанов беренче булды. «Тәсбих остасы» булып Алсу Низаметдинова билгеләнде.

«Гарәп-график авангард остасы» номинациясендә Рөстәм Шәмсутов җиңде. «Милли колорит» номинациясендә Чулпан Шәрифуллинна беренче булды. «Иң актив һәм уңышка ирешкән каллиграф», таныклы шәмаил остасы Нәҗип Наккаш лаек булды.

«Остаз» дип, каллиграфия һәм гарәп телен өйрәтү, укучыларны әзерләүдә күпьеллык эшчәнлеге өчен Әхмәт Сабировка бүләкләнде.

«Татнефтехиминвестхолдинг» оешмасы генераль директоры Рафинат Яруллин күргәзмәләр оештырганда, китаплар бастырганда татар милли мәдәниятенә булышлык иткәнгә, шәһәрнең беренче мәктәбе укучылары бәйгедә актив катнашканга бүләкләнде.

 

Сәйдә БАРУДИ

ТҖ ДН материаллары файдаланды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе