Казанда узачак хәләл товарлар күргәзмәсендә чит илләрдән китерелгән һәм үзебездә җитештерелгән йөздән артык төрдәге хәләл ризыклар, эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. KAZANHALAL-2011 дип аталган күргәзмә-ярминкә башкалада 19-20 июньдә икенче тапкыр үткәрелә. Әлеге чара ислам бизнесы һәм финансы халыкара саммиты кысаларында оештырыла.
Быел күргәзмә-ярминкә узган елдагыга караганда колачлырак булыр дип көтелә. Ул хәләл индустриясен үстерү, төрле илләр арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Әлеге ярминкә Россиядә хәләл ризык һәм хезмәтләрне үстерү максатын күз уңында тота. Биредә җитештерүчеләр инвесторлар, үз товарын ил киңлегендә чыгару юлларын таба.
«KAZANHALAL-2011»дә йөздән артык экспонент катнашачак. Узган ел да бу күргәзмәдә шул кадәр оешма үз мөмкинлекләрен күрсәтеп, күргәзмә мәйданына 10 мең кешене җәлеп итә алган иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык