Интернет аша үз ярыңны табып буламы?

2011 елның 1 маенда Халыкара «Nikahrt.ru» танышу сайтына ике ел тулды. Шул вакыт эчендә сайтта 10 меңнән артык кеше теркәлде һәм 100 артык кеше үз тиңен тапты. Бу сайтка сез үз ярыгызны

БӘЙЛЕ
2011 Май 12

2011 елның 1 маенда Халыкара «Nikahrt.ru» танышу сайтына ике ел тулды. Шул вакыт эчендә сайтта 10 меңнән артык кеше теркәлде һәм 100 артык кеше үз тиңен тапты. Бу сайтка сез үз ярыгызны Россиядән, чит илләрдән эзләп табу ниятеннән түләүсез рәвештә үз анкетагызны элеп куя аласыз.

Хәзерге заман кешеләре еш кына интернет челтәре ярдәмендә танышырга омтыла. Бигрәк тә бу ысул белән яшьләр кулланырга ярата. Беренчедән, бу бик уңайлы, икенчедән, челтәрдә төрле яшьтәге, төрле милләттән булган кешеләр җыела.

Еш кына бу танышулар тора бара җитди мөнәсәбәтләргә әверелә һәм никах белән тәмамлана. Менә Алия Галимова белән нәкъ шулай булып чыга да инде.

«Миңа 27 яшь. Мин бик озак вакыт үземә тиң ярымны таба алмадым, — дип уртаклаша безнең белән Алия. — Эштәге дусларым миңа мөселман сайтына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Мин бу уңайдан берәр уңай нәтиҗә булыр дип шикләнсәм дә, ахыры — никах белән тәмамланды. Без интернет аша бер елдан артык аралаштык. Аралашу вакытында бездә рухи, тормышка карата булган уртаклык ачыкланды һәм очрашырга сөйләштек.

Шунысын дә әйтергә кирәк, бер ел буе аралашкач, бу кеше миңа бертуганым кебек якын иде һәм күрешкәннән соң, мин икеләнмичә аңа кияүгә чыгарга булдым. Безнең гаиләгә бер яшь,без бик бәхетле. Күпләре мондый танышуларны киләчәксез дип саный, мин аларны гаепләмим, чөнки үземне дә мондый уйлар борчый иде. Әмма Аллаһы Тәгалә һәр кешегә үз өлешен бирә һәм бу танышу өлкәсенә дә карый, әлбәттә".

Җиңел уйлаучылар гына интернет аша таныша дип бара кайберәүләр. Әмма, эшләр нияткә карап билгеләнә дигән хәдисне дә истән чыгарырга ярамыйдыр. Мөселман танышу хезмәтләре гадәти булган танышу сайтларыннан шактый аерылып тора.

Кемгәдер интернет челтәре танышыр өчен бердәнбер чара булып тора. Шундыйларның берсе — Алмаз һәм ул безгә үзенең тарихын сөйләп бирде. "Мин тумыштан ук мөселман һәм 10 елдан артык Канадада яшим, монда минем барлык тормышым: эшем, йортым һ.б. Монда мөселманнар, әлбәттә, юк түгел, әмма күбесе — парлылар. Буш вакыт булмау сәбәпле, миңа кызлар белән очрашу катлаулы иде һәм дуслар танышу хезмәте аркылы үз бәхетеңне сынап кара диделәр. Анкетамне беркеткәннән соң. аралашулар башланды. Бер айдан соң, мин бер туташка хат язып җибәрергә булдым. Белмим инде, нәрсә мине этәргәндер аңа язарга, чөнки аның фотосы да юк иде.

Без аралаша башлагач, мин эштән өйгә ашкынып кайта идем дә компьютер артына утыра идем. Соңыннан ул миңа сурәтен дә җибәрде. Мин үземнең ярымны очратканымны шунда ук аңладым. Мин аның янына килдем һәм ярты елдан соң без туй ясадык. Менә шулай».

Шулай итеп, күп кенә кешеләр үзләренә бер идеал уйлап чыгара да аны табалмыйча интегә. Шунысын аңлау бик кирәк: ислам кешеләрне парлы булырга чакыра, ә монахлык һәм дәрвишлек тыела.

Анна Фатима Вердик,

Рузилә Гәрәева тәрҗемәсе.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе