Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле. Галимнәр фаразлаганча,

БӘЙЛЕ
2023 Янв 20

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.

Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз чиратында, 5 вакыт аралыгыннан (стадиядән) тора. Шуларның дүртесе-акрын йокы стадияләре, берсе тиз йокы-төшләр күрү вакыты. Акрын йокы җиңелчә черем итеп алуны аңлата. Бу вакытта кешенең әгъзалары тиз йокы стадиясенә, ягъни төшләр күрүгә әзерләнә: гәүдә йомшый, тик баш мие эшли һәм күз бәбәкләре тиз хәрәкәт итә.

Төшләрне һәркем күрә. Кайберәүләр хәтта берничә төш күрә. Шунысы кызык: тумыштан сукырлар да төш күрә. Бер төндә без аз дигәндә 5 төш күрәбез. Тиз күргән кыска төшләрдә көчле хисләр белән сугарылган ачык вакыйгалар сурәтләнсә, черем иткән чагында, гадәттә, тынычлануга, фикерләүгә хас төшләр керә.

Билгеле булганча, балаларда йокымсырау 8-9 яшьләрдә генә барлыкка килә. Ә аңа кадәр сабыйлар каты йокыга тала, алар йокымсырый белмиләр. Шунысы бар: ана карынында да бала төшләр күрә. Тиз йокы фазасы баш мие эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә. Шуңа күрә дә 2 яшькәчә балалар төшне күп күрә. Ә олыларның төшләре йокы вакытының 25 %ын тәшкил итә. Шунысы кызыклы: кеше төштә һәрчак хәрәкәт итә. Йоклаганда һәркемнең мускуллары кыскара һәм тартыла. Бәндә йокы вакытында гәүдәсенең торышы белән идарә итәргә теләсә, иртән ул үзен ял иткән кебек тоймый.

Ислам күзлегеннән караганда-йокы

Изге Коръәндә әйтелгәнчә, Хак Тәгалә Йосыф пәйгамбәргә төш юрауны бүләк иткән. Ә Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) төшләрне болай юрарга кушкан: «Әгәр сез үзегезгә охшаган төш күрсәгез, ул -Аллаһтан. Раббыбызны зурлагыз һәм күргәннәрегезне башкаларга да сөйләгез. Әгәр начар төш күрдегез икән, ул чынлыкта-шайтаннан. Аны берәүгә дә сөйләмәгез. Шул очракта төш сезгә начарлык эшли алмас». Тагын шундый хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда: «Сезнең берәрегез үзенә ошамаган төш күрде исә башын сулга борып, 3 мәртәбә төкерсен һәм шайтаннан Аллаһка сыгынып, икенче ягына әйләнеп ятсын», -дигән. Пәйгамбәребез кешенең төшләре ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килсә, үзе дә шуның кадәрле дөрес булуы турында әйткән. Шуңа күрә бәндә никадәрле әйбәт төшләр күрергә теләсә, ул һәрвакыт дөресен сөйләргә, шәригать кушканча яшәргә, хәләл ризыклар гына ашарга, тыелганнардан тыелырга, рухи яктан чистарынган хәлдә, йөзе белән кыйблага карап һәм Аллаһыны искә төшереп йоклап китәргә тиеш.

Төшләр 3 төрле була: аларның беренчесе- Аллаһтан, икенчесе-шайтаннан, өченчесе- көндез уйлаганнардан чыгып күрелгән төшләр.

Исламда төш юрауның дөрес гамәл булуы шулай ук хәдисләрдә чагылыш тапкан. Гайшә (р. г.): «Бервакыт мин төшемдә 3 айның үз бүлмәмә төшүләрен күрдем. Шул хакта атам Әбү Бәкергә сөйләдем»,-дигән. Билгеле ки, Пәйгамбәребез вафат булганнан соң, Гайшәнең өендә җирләнә. Бу вакытта Әбү Бәкер үзенең кызына: «Бу -бүлмәңә төшкән айларның берсе һәм иң хәерлесе иде»,-ди. Әбү Бәкер вафат булгач, шулай ук Гайшә өендә җирләнә. Гайшәгә исә: «Монысы -икенче ай»,-диделәр. Гомәр мәңгегә күзләрен йомгач та шул ук җирдә дәфен кылынды. Шул чагында мөселманнар: «Бусы-син төштә күргән өченче ай»,-дияләр.

Юк-барга ышанмаучы мөселманнар да төшләрне үзләренең киләчәге белән бәйләнешле итеп карыйлар һәм аларны юрарга тырышалар. Шулай да юралган төшләрнең кайберләре дөреслеккә туры килмәскә дә мөмкин. Хак төш-ул Аллаһтан, ә аның башкалары мәгънәсез төшләр булып санала.

Билгеле ки, төшләр тормышыбызда зур роль уйный, әмма аларга артык игътибар бирү кирәкмәс.

Фатима ВЕРДИК

Язманы русчадан Әлфинур САБИРОВА тәрҗемә итте


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе