Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында "Ярова законына" каршы чыкты. Шәймиев Татарстан сенаторына законны хупламаска чакырды.
Думада 24 июньдә кабул ителгән закон нигезендә ифтарлар, тәре йөрешләре, никахлар, мәҗлесләр тыела. Хәзер аларны мәчет яки чиркәү территориясендә генә башкарып булачак. Законны бозучыга 1 миллион сум штраф салына. Депутат Ярова тәкъдиме белән кабул ителгән закон чынлыкта Россиядә дәгъвәт эшен тыя. Бу законны Думаның 147 депутаты хупламады.
Шәймиев белдергәнчә, Аллага ышанучылар бу законга каршы. Закон уйланылмыйча кабул ителгән. Дәүләт киңәшчесе законны яңа сайланачак Дума депутатлары яңадан карасын дигән фикердә.
- Хәзер өйдә ничек ифтар үткәрергә? Ашны ничек ясарга? Ничек исем кушарга? -, дип кәнагәтьсезлеген белдерде Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиев Татарстан сенаторларын законны хупламаска чакырды. Бу фикерне Дәүләт Советы хуплады. Депутатлар Татарстан сенаторлары Олег Морозов белән Илдус Әхмәтҗановка Федерация Советында М. Шәймиев фикерен җиткерүне йөкләде.
Татар-ислам

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит