Мөхлисә Бубый турында 7 факт

Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгына багышланган «Мөхлисә Бубый – милләтебезнең якты йолдызы» дип исемләнгән төбакара фәнни-гамәли конференция. Конференциядә катнашучылар беренче татар казыясы, мөгаллимә, күренекле мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйны тирән ихтирам белән искә алдылар.

БӘЙЛЕ
2021 Янв 06

Мөхлисә Нигъмәтуллина-Буби (1869-1937). Мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, мөселман дөньясында хатын-кызлардан беренче казыя 1869 нчы елның 6 мартында элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостенең Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Аның турында 7 факт.

1. Мөхлисә Буби Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя була. Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1-10 май, 1917) Мөхлисә Буби Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана. Ул Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) җитәкчелегендә хатын-кызлар арасында зур оештыру, аңлату эшләре алып бара. 1917 дән Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗлесе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә. 20 ел дәвамында (1917-1937) Русия мөселманнарының Дини идарәсе әгъзасы, ислам тарихында бүгенге көнгә кадәр бердәнбер казыя, ягъни шәригать кануннарына таянып эш йөртүче хөкемдар булып тора.

2. Башлангыч аң-белемне, беренче сабакларны Мөхлисә Буби әнисеннән ала. Өч яшендә ул инде хәреф таныган, 4 яшендә укырга-язарга өйрәнгән. Соңыннан абыстай кызына гарәп, фарсы телләрен өйрәтә башлаган. Бу гаиләнең йортында бай китапханә булган. Мөхлисә кечкенә чагында ук китапларны су кебек эчкән.

3. Мөхлисә Буби иреннән аерыла. Мөхлисәне 1890 яисә 1891 елда Минзәлә өязенең Табанлы күл авылының мулласы Җәләлетдин Әхмәтҗан углына кияүгә бирәләр. Ата-ана кызлары бәхетле булыр, мул тормышта яшәр дип өметләнгән. Берничә ел әнисенә кызлар укытуда ярдәм иткән Мөхлисә ире белән бергә авыл халкын агарту, мәгърифәтле итү турында хыялланган. Ләкин дуамал, бозык фигыльле, каты күңелле, укыту эшен яратмаган хәзрәт яшь абыстайның кызлар укыту теләгенә катгый каршы килгән, китап укудан тыярга тырышкан. Аның көннән-көн караңгылана, аяусызлана барган тормышында ике кечкенә кыз - ире сүзенә карамастан тәрбиягә алган ятимә (баладан үлгән хезмәтче хатынның кызы) Наҗия (1894-1967) һәм үз кызы Мөнҗия (1895-1919) генә юаныч булган. Мөхлисәнең авыр тормышын күргән абыйсы һәм энесе аны үзләре белән алып китәргә уйлаганнар. Бу адымга хәзрәтнең рөхсәте булмау аларны ахыр чиктә хәйләгә этәргән. Мөхлисә, ир туганнарын авыл капкасына кадәр озатабыз, дигән хәйлә белән чыга һәм, ике кызын алып, аларның чанасына утырып китә. Атлар чаптырып бик тиз күздән югалганнар. Күрәсең, үз гаебен яхшы аңлаган, Бубиларның бу тәвәккәл адымына шаккаткан хәзрәт, ачуы килсә дә, хатынын эзәрлекләмәгән, ләкин аермаган да. Бары 1917 елда гына казый Ризаэтдин Фәхретдин фәтвасы нигезендә бу аерылышу рәсми төс ала.

4. Мөхлисә Буби мөдир булган мәдрәсәдә дөньяви фәннәр, рус теле укытыла. Мөхлисәнең кайтуы 1895 елда Габдулла белән Гобәйдулла әтиләре мәдрәсәсен үзгәртеп корган вакытка туры килә. Мөхлисә, Нәсимә, Хөснифатыйма, кичләрен ирләрдән сабак өйрәнеп, көндезен кызларны җәдид ысулы белән укыту-тәрбия эшенә тотынганнар. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Буби аның мөдире итеп билгеләнә. Анда дин гыйлеме белән беррәттән төрле дөньяви фәннәр, ә 1905 елдан рус теле укытыла. 1907 елда Сарапул өязе земствосы акчасына 1 сыйныфлы рус-татар училищесе ачыла, ул хатын-кызлар мәдрәсәсенең бер бүлегенә әверелә. 1907 дә Сарапул училищеләр эшләре советыннан башлангыч татар училищесе мөгаллимәсе дәрәҗәсе өчен имтиханнар кабул итәргә, аларны уңышлы тапшыручыларга мөгаллимә таныклыгы бирергә рөхсәт алына. Иж-Бубый мәдрәсәсе мөселман мәктәп-мәдрәсәләре өчен мөгаллимәләр әзерләүдә беренче уку йорты була.

5. Мөхлисә Буби Троицк шәһәрендә дә мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә. Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубиның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Мөхлисә Троицк шәһәренә күчеп китә һәм анда 1910 елда Җәмгыятелхәйрия тарафыннан ачылган Габдрахман Ахмеровлар карамагындагы “Сөембикә” хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915елда мөгаллимәләр семинариясен ачуга ирешә.

6. Мөхлисә Буби алтын акча һәм кыйммәтле әйберләрне законсыз саклауда гаепләнә. XX гасырның 20-30 елларында татар зыялыларына кагылган эзәрлекләүләр Дини идарәдә хезмәтен дәвам иткән өлкән яшьтәге Мөхлисә ханымны да читләтеп үтми. Ул 1930 елның 21 сентябрендә беренче мәртәбә НУВД органнары тикшерүчеләре алдына килеп баскан. Бу көнне аны, җинаять кодексының 59 нчы маддәсе буенча алтын акча һәм кыйммәтле әйберләрне законсыз саклауда гаепләп сорау алуга тартканнар. Мөхлисә ханымның Мәккәгә хаҗ кылу ниятеннән җыеп килгән барлык "байлыгы" тартып алынган. Шулай да бу юлы ул үзе иректә калган.

7. Мөхлисә абыстайны атып үтергәннәр. 1937 елның 20 ноябрендә Мөхлисә Буби «Башкортстанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында» катнашуда гаепләнеп кулга алына. Егерме елдан артык гомерен Русия мөслимәләре арасында мәгърифәт таратуга багышлаган сәләтле педагог, тагын шул кадәр үк вакыт Русия мөселманнарының Үзәк дини идәрәсендә эшләгән абруйлы казыя Мөхлисә Буби 1937 елның 30 ноябрендә Башкортстан АССР НКВДсы "өчлеге" утырышында «Башкортстанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында» катнашуда гаепләнә һәм үлемгә хөкем ителә. 68 яшьлек Мөхлисә абыстайны һәм аның белән тагын алты мөселман руханиен 1937 елның 23 декабрендә атканнар. Башкортстан АССР Югары суды президиумының 1960 ел 23 май карары белән аларның барысы да гаепсез дип табылган һәм акланган.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Мөхлисә Бубиның авыр чорда да иманыннан баш тартмавын искәртте.

- Гобәйдулла хәзрәт, Абдулла хәзрәт, Мөхлисә ханым Бубыйлар, әлбәттә, иманнарыннан баш тартмаганнар. Үзләренең тормышларын Аллаһ ризалыгы өчен корбан итүләре аларның тормыш юлында күренә. Безгә Аллаһ Тагәлә җиңел чорны насыйп итте. Ләкин без ул җиңел чорда нишлибез? Без аз эшлибез. Эшләмибез дәрәҗәсендә. Аллаһ Тагәлә безгә Коръән укырга өйрәнергә мөмкинлек бирде. Укырга өйрәнәбезме? - Коръән укырга өйрәнмәдек. Намазларыбызны укып йөрергә мөмкинлек бирде. Намазларыбызны укыйбызмы?”, - дип сөйләде ул.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла Мөхлисә Бубыйның аның каһарманы булуын әйтте. Фидакарь татар хатын-кызлары тормыш юлын өйрәнүчеләргә рәхмәтен белдерде.

- Мөхлисә Бубый кызлар мәдәрәсәсе җитәкчесе булган. Беренче казыя, гомумән, ислам дөньясында. Монда кызлар гимназиясе ачылса, ул, әлбәттә, Мөхлисә Бубый өчен реаль рәвештә дәвам итү булыр иде. Иж-Бубый авылының даны элеккечә калкып китсә, авыл өчен генә түгел, тирә-якта торучы кызыксынган кешеләр дә килүчеләр булыр иде. Әгәр дә без барыбыз да бергәләп тотынсак, бу эшне башкарып чыгарга мөмкин булыр иде.

Кулга алынгач та беркемне дә сатмый, нахак бәла якмый. бу батырлыкны ир-атлар да эшли алмый.

Яшерен-батырын түгел, татар хатын-кызларының күбесе шактый меркантиль. Без яшәгәндә үсеп, тыңлап, үзебезнең әби-апаларны да әйтергә кирәк, татар теле нәрсәгә ул, гомер башында инде аның кирәге калмый дип әйтәләр. Безгә Мөхлисә Бубый кебек фидакарь хатын-кызлар кирәк, - диде ул.

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерова.

Мөхлисә ханымның фаҗигасе тарихта битараф булмаган һәр кеше өчен сабак алырлык һәм милләтебезнең киләчәге өчен үрнәк алырлык хәл. Бу җәһәттән, халкыбыз өчен үзен корбан иткән, ханбикәбез Сөембикәнең дә туганына 500 ел. Аны искә алсак та, бу бик рәхмәтле булыр иде. Аның гомере, аның фаҗигасе халкыбызның мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы, - диде ул.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/society/09-10-2019/m-hlis-bubyy-turynda-7-fakt-2575727


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе