1нче август көнне Чүпрәле мөхтәсибәтендә XIX «Мунчәли укулары» конференциясе үтте. Ул «Гореф‑гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлап уздырылды.
Әлеге чара 2008нче елдан башлап ел саен танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, мәрхүм Туфан Миңнуллин (1935-2012) тәкъдиме белән үткәрелә. Ул бу авылда берничә тапкыр булган һәм авыл мәктәбен төзүдә зур ярдәм күрсәткән.
Конференция кысаларында район шәкертләренең «Гыйлемпиада» бәйрәме – Коръән уку, татар мәкаме белән азан әйтү бәйгеләре, викториналар һәм уеннар уздырылды.

Бәйрәм кунакларын Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, күрше төбәкләрдән: Ульян, Чуашстан, Мордовиядән килгән кунаклар һәм башкалар сәламләде. Алар гаилә кыйммәтләрен, рухи-әхлакый мирасны саклауга, хәзерге җәмгыятьтә дини һәм мәдәни традицияләрнең мөһимлегенә багышланган вәгазьләр һәм үгет-нәсыйхәтләр белән чыгыш ясады.
Кунаклар шулай ук татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре, шәҗәрәләр, гаилә ядкарьләре, шәмаилләр, авыл хуҗалыгы кораллары һәм шәхси архивларда сакланучы экспонатлар күргәзмәсе белән танышты. Катнашучылар өчен төрле яшьтәгеләр өчен мавыктыргыч мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыклар эшләде, анда һәркем үзенең иҗади мөмкинлекләрен ача һәм татар мәдәниятенең рухи мирасы белән таныша алды.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә яулык турында фильм күрсәтеләчәк
Россиянең ислам мирасына багышланган күргәзмә ябылды
Әтнә балалары гарәп телен өйрәнә башлый