Казанда “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы аудиоформатта чыкты

Татарстан мөфтияте “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоверсиясен әзерләп чыгарды. Халык арасында зур популярлык казанган хезмәт “Хозур” нәшрият йортының “Азан” радиосында тавыш белән яздырылды. 40 сәгатьлек аудиоязманы танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.

БӘЙЛЕ
2020 Мар 25

Татарстан мөфтияте “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоверсиясен әзерләп чыгарды. Халык арасында зур популярлык казанган хезмәт “Хозур” нәшрият йортының “Азан” радиосында тавыш белән яздырылды. 40 сәгатьлек аудиоязманы танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды. Хәзерге вакытта “Азан” радиосы командасы нәзарәтнең рус телендә дөнья күргән “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасының аудиоверсиясен дә әзерләү өстендә эшли. Моннан тыш, “Хозур” нәшрияты Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен төрле зурлыкта, шул исәптән, кесә форматында да әзерләргә ниятли.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре. Алар узган елны – Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган күмәк эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Коръәнне шундый рәвештә татар һәм рус телләренә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, тел галимнәреннән, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең иҗтимагый оешмаларыннан, Диния нәзарәтләреннән алынды дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матубгат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе