Җиңү көне белән!

Бүген илебездә Җиңү көне билгеләп үтелә. Көчле рух һәм үлемсез батырлыкны гәүдәләндереп, бу дата миллионлаган кешеләрнең газаплары бәрабәренә ирешелгән бөек каһарманлык турында каныбызга сеңгән изге хәтерен яңарта.

БӘЙЛЕ
2022 Май 09

Фашист оккупантларына каршы коточкыч сугыш Ватаныбыз җирлегендә 4 ел бара. Җиңү яулар өчен дистә миллионлаган кешеләрнең гомере белән түләргә туры килә. Ягъни Бөек Ватан сугышы безнең барыбыз өчен дә сабак булып торырга тиеш: нацизм кешелек цивилизациясен җимереп атардай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ нәсыйхәтләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк: «Гасабиягә чакырган, гасабия өчен көрәшкән яки гасабия өчен үлә торган шул кеше безләрдән (безнең мөселман өммәтеннән) булмас (Сунан Әбү Дауд риваять иткән). Шуннан соң Мөхәммәдтән ﷺ: «Ий Аллаһ Илчесе! Гасабия нәрсә соң ул?» – дип сораганнар һәм ул: “Башкаларны кысрыклап, үз милләтеңне (яки кабиләгеңне) өстен кую ул”, – дип җавап биргән. Кешелек тарихында иң зур һәм канкойгыч сугышта фашизмны җиңүнең әһәмиятен оныту – бабаларыбызның, Бөек Ватан сугышы геройларының һәм сугыш корбаннарының истәлегенә хыянәт ул.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Һәлак булган сугыш һәм тыл геройлары өчен догада булырга, ветераннар өчен Раббыбыздан рәхим-шәфкать сорарга, балаларыбыз һәм оныкларыбызга Бөек Ватан сугышында җиңү турындагы тарихи истәлекләрне тапшырырга чакырам. Аллаһы Тәгалә Ватаныбызны бәла-каза һәм газаплардан ерагайтсын, аңа чәчәк атып иминлектә булырга мөмкинлек бирсен, халыкларга үзара аңлашып гомер итәргә насыйп итсен, һәр йортка һәм гаиләгә бәхет китерсен. Әмин!


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе