Дубай татарлары Тукай конкурсы оештыра

Конкурста катнашу өчен Габдулла Тукай шигырен сөйләгән видеоязманы Инстаграм яисә Вконтакте челтәрләренә урнаштыру сорала.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 24

“Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләүчеләр арасындагы бәйгедә катнашырга чакырабыз!” – Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә яшәүче бертуган Рузалин, Руслан һәм Рим Хәмидуллиннар социаль челтәрләрдә шундый видеоигълан белән мөрәҗәгать итте. Кул көрәше батырлары буларак танылу алган татар егетләре Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле итеп укуны бәйге шарты итеп куйганнар, дип яза Татар-информ. 



12 яшькә кадәрге балалар арасында үткәрелә торган әлеге иҗади бәйгене шушы конкурсның төп химаячысы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар эшмәкәре Исмәгыйль Шәнгәрәевнең улы Сәлим башлап җибәргән. Инде дистәләп видеоязма урнаштырылган. Алардан күренгәнчә,Тукайның Туган тел”ен берничә бала гына укый алган, Тукайның “Шүрәле”, “Кышкы кич” һәм башка шигырьләрен укучылар исә шактый җыелган. Балаларның берсе “Таян Аллага” шигырен мәчет эчендә тәэсирле итеп яттан сөйли. Конкурстан тыш, осталык дәресе сыйфатында “Ана догасы” тәкъдим ителгән.



Конкурста катнашу өчен Габдулла Тукай шигырен сөйләгән видеоязманы #татарбэйгесе хэштэгы белән Инстаграм яисә Вконтакте челтәрләренә 2016 елның 5нче июленә кадәр урнаштырырга кирәк. Баштарак беренче урынга лаек дип табылучыга 5 000 сум, икенче урынга 3000 сум, өченче урынга 2000 сум акча биреләчәк, дип вәгъдә ителсә, хәзер приз фондын арттырырга булганнар – бу хакта видеомөрәҗәгать бар. Шулай ук алар химаячы сыйфатында шушы эшкә кушылырга өнди.



Жюри составында: Исмәгыйль Шәнгәрәев, Руслан, Рузалин һәм Рим Хәмидуллиннар. Жюри беренче урынга лаеклыны үзе сайлый, икенче һәм өченче урыннарны билгеләгәндә социаль челтәрләрдә күп лайк, комментарий, репост җыючылар исәпкә алыначак.



“Кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына эшләмәсен, тамырларын онытмаска, милләтен яшәтер өчен тырышырга тиеш. Дөнья буйлап таралган татарларга бу аеруча кагыла. Гомумән, милләтемә, аның үсеп килүче яшь буынына әз генә булса да файда китерәсе килде”, - дип җавап бирде Исмәгыйль Шәнгәрәев "Татар-информ" хәбәрчесенең әлеге бәйгенең максатлары турындагы соравына.



"Башка кәвем арасында гомер иткәч, балаларыбызның теле бозыла, туган телебезне өйрәнергә кызыксындырырга, үзләре кебекләр белән виртуаль дөньяда да таныштырырга кирәк санадык. Конкурста катнашкан балаларның чыгышларын бәяләү авыр булачагын инде аңладык, беренче генә шундый эшкә алынуыбыз", - дип сөйләде үзе дә 11 бала атасы һәм 7 сабыйның дәү әтисе булган Исмәгыйль Шәнгәрәев. “Эшеңнең нәтиҗәсен күрсәң, хезмәт бик зур канәгатьлек китерә. Ә балалар – ул гаять зур бәхет, алар турында кайгырту, алар белән булу шатлык кына. Балалар - тормыш бизәге, Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Бөтен тормышың, уңышлы булса бигрәк тә, балаларга багышланырга тиеш дип саныйм. Бәйге оештырып, балаларда милләтебезгә, телебезгә карата горурлык орлыгы саласы килде, анда күбрәк бала катнашсын иде”, - дип билгеләп үтте милләттәшебез.



http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/06/24/122275/

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе