Кемне иманнан ләззәт табуы шатландыра, шул икенче берәүне Аллаһ хакы өчен хөрмәт итсен.
Хәдис
Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Сугыш ветераннары госпитале” бар. Анда күп ветераннар үзләренең сәламәтлеген ныгыта. Тик бүгенге көндә аларның саны кимегәннән-кими, сирәгәя. Аларның дәвамчылары – сугыш чоры балалары.
Хезмәт ветераннарының да хәле җиңел, димәс идем. Арылган, талынган, әмма бераз яшисе килә бит, ди алар.
Аллага шөкер, мондый госпиталь булу күпләрне куандыра. Биредә төрле юнәлештәге авыруларны дәвалыйлар. Үзем дә йөрәгемә хәл алып чыктым шунда. Табиблар-табибәләр, шәфкать туташлары авыруга нык ихласлылык белән ярдәм итә биредә. Миләүшә Сәхаповага, Лилия Фоат кызына, оператив бүлек җитәкчесе Рәйсә Җәләлиевага, тайган, сынган сөякләрне дәвалаучы Владислав Пантелеевка, шәфкать туташлары Гүзәл Минсафинага, Чулпан Мөхәммәтдиновага, Йолдыз Миңлебаевага, Гүзәл Абзаловага, Марина Филипповага сугыш һәм хезмәт ветераннарының рәхмәте зурдан.
Без дә Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, госпиталь җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм бәйрәм белән котлап, рәхим-шәфкатьлелек телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык