Урмайда Коръән Хатм укыйлар

Урмайда Коръән Хатм укыйлар

БӘЙЛЕ
2012 Июл 31
Урмай авылында өч мәчет, өч мәчет бер вакытта җомга намазына чакырып азан сала. Дөнья мәшәкәтеннә карамастан, бар эшен туктатып, яки булган эшен җома намазына кадәр эшләп, булмаса намаз укыр өчен генә булса да вакытны җайлаштырып мәчеткә ашкына авылның яше-карты, дип хәбәр итә Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Өч мәчеткә, җәйнең бу кызу вакытында 150-200 ир- кеше күп түгелдер,хатын-кызлар намазны өйләрендә укый, шулайда бу факт, алар бар, кайсы 5 намазга килә, кайсы атнасына бер җомга намазына килә. Исламда дингә ирексезләү, кыстау юк. Теләгән мөселманнарга Урмайда бөтен уңайлыклар тудырылган. Авылның калган халкы, 2500 гә якын кеше дә,барысыда үзен мөселман дип саный, гореф-гадәтләргә таянып яши. Күбесе ураза тота, ислам дине буенча бәйрәмнәрне гадәти буларак үткәреп килә, ясиннәр укыта, корбан ашлары уздыра. Бу хакыйкәт.

Менә бүгендә “Кара пулат” мәчетендә 50ләп мөселман ир-егетләр, урта яшьләрдәге һәм абзый бабайлар җома намазын укыдылар. Күп кенә авылдашларыбыз юлда, кем төзү эшләре буенча шабашкада, кем дәүләт хезмәте эшендә, кемдер ял итергә киткән, кайсы эшмәкәрләр инде шәхси эшләре белән мәшгүль .

Мөхтәсиб, хаҗи Фәнис хәзрәт Сафиуллин җома вәгазен һәм намазны укыткач сөйләп китте:

“Авылларның бәрәкәте Коръәндә. Урмайның якты киләчәге булсын өчен, шушы иң изге Рамазан аенда , хөрмәтле шәкертләребез белән өйлә намазыннан соң, көн саен, бүлеп-бүлеп Коръән Хатм укыйбыз. Шыгырдан авылының “Гөлстан” мәдрәсәсендә укучы авылдаш-шәкертлзребез җәйге каникулда әти-әниләре янында Урмайда. Әлеге ике шәкерт һәм мин авылның бәрәкәте өчен,авылыбыз нурлы иманлы булсын өчен Коръән Хатм чыгабыз. Мондый кадерле укулар республикабызның башка татар авылларында да үтә. Аллага шөкер!”

Сайт укучылары исеменнән дин эшен алып баручы имамнарыбызга, мәзиннәребезгә, мәчет картлары-аксакалларга , укытучы муаллимнәргә рәхмәтебезне генә әйтергә кала. Әфәрин! Алла тәгалә саулыгызны, сабырлык, акыллы фикерләр бирсен. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын һәм барыгызныда Чувашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, ЧР татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Урмай авылы поселениясе белән бергә үтүче “Арт мәдхия” , “Зикер, фикер, шөкер” исемле мөселман җырлар фестиваленә чакырып калабыз!, диелә Урмай сайтында.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе