Универсиада ачылышы тантанасы тамашачыларны таң калдырды

Kazan-Arena стадионында 21 сәгать 45 минутта башланган тамаша дүрт сәгать дәвам итте.

БӘЙЛЕ
2013 Июл 07
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы тантанасы тәмам. Kazan-Arena стадионында 21 сәгать 45 минутта башланган тамаша дүрт сәгать дәвам итте.

Ачылыш тантанасында мәртәбәле кунаклар сыйфатында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Галльен, Татарстан ягыннан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Әйтергә кирәк, гади Казан тамашачысы мондый ук грандиоз шоу көтмәгән иде. Үсеш алган чит илләр алдында илебез белән оятка калмабызмы дип хафаланып йөрүчеләргә дә кызарырга туры килмәде. Тантана башны горур күтәреп утырырлык итеп әзерләнгән иде. Шулай итеп, моңарчы киңкүләм дәрәҗәле спорт ярышларын оештыруда әле ныклы тәҗрибәсе булмаган Казан өчен Универсиада "беренче карлыгач” булды.

Уеннарның ачылыш чарасы Россия халыкларының көнкүреше, фольклор элементларын гәүдәләндергән артистлар парадыннан башланды. Театральләштерелгән тамаша рәвешендәге парадта катнашучы барлык милләт вәкилләре мәйданны берничә кат урап узды. Анда барлыгы 300 гә якын артист катнашты. Төрледән-төрле каһарманнар, тәвә кошлары, бөркет, канатлы барслар, аҗдаһалар дисеңме...Костюмнар чуарлыгы, төрле милләтләрнең үзләре табынучы изге хайваннарны күрсәтергә тырышуы...

Кыскасы, ул парадның асылын сүз белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Парад махсус Универсиада ачылышы тантанасына дип иҗат ителгән төрле милләтләргә хас көйләр тезелмәсе белән үрелеп барды. Әлеге тезелмәдә татар, рус халыклары көеннән алып, чукотка, адыгея халкы көйләренә кадәр яңгырады. Татарның мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалова башкаруында яздырылган "Күбәләгем” җыры "озатуында”, татар милләте вәкилләре үзен халыкның милли бәйрәме Сабан туеннан күренешләр, милли ризык чәк-чәк аша танытырга тырышты. Шунысы игътибарга лаек, тулаем алганда, шоуда милли төсмер чагылыш тапкан күренешләр бихисап иде.

Тамашачыларга әзерләнгән сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады. Шоуны караган һәркем өенә, истәлеккә Универсиада символикасы төшерелгән рюкзак белән кайтып китте. Рюкзак билгеле буш түгел иде, аның эчендәге вак-төяк тамаша дәвамында эшкә дә җигелде. Төрле чыгышлар барышында тамашачылар, волонтер күрсәтүе буенча, я ак, я кызыл фонарьчыгын, түгәрәк яшел фонарен кабызырга, кыңгырау чылтыратырга тиеш иде. Сүз уңаеннан, стадиондагы һәммә кеше шул фонарьларны кабызгач, күз явын алырлык матурлык хөкем сөрде. Рюкзактагы тюльпан рәвешендәге тоткыч парадта катнашучыларны сәламләргә салынган, ә 3D-күзлек экрандагы фоторәсемнәрне караганда тәэсирлелекне көчәйтү өчен кулланылды.

Алга таба тантана спортчылар парады, ялкынлы чыгышлар белән дәвам итте. Грандиоз шоуга Универсиада уты касәсен кабызып җибәрү һәм фейерверк аттыру нокта куйды.
Чыганак: "Татар-информ"

avatar
1 Singa • 02:21, 2013 Июл 24
This is crstyal clear. Thanks for taking the time!
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе