Тукай фарсы теленә тәрҗемә ителде

Иран Ислам җөмһүриятенең Татарстандагы консуллыгы ике дәүләт арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга таба тагын бер адым ясады.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 19
Иран Ислам җөмһүриятенең Татарстандагы консуллыгы ике дәүләт арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга таба тагын бер адым ясады. Казанда фарсы телендә Тукай шигырьләре җыентыгы тәкъдим ителде.

Милли китапханәдә "Таныш җирдән таныш тавыш” исемле китапны тәкъдим итү кичәсе үтте. Тукай шигырьләрен фарсы телендә ишетергә күп кенә билгеле шәхесләр, шул исәптән, Роберт Миңнуллин, Нәҗибә Сафина, Рәмис Аймәт, Илфак Ибраһимов, Рафис Корбан килгән иде.

Күптән түгел Казанда Иран мәдәнияте көннәре узган иде. Баш консул урынбасары, консуллыкның мәдәни бүлеге башлыгы Пәрвиз Һәшеми бу китап Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытыр дигән ышанычын белдерде.

​​"Минем Татарстандагы һәм Русиядәге төп максатым – җирле халыкларның мәдәни мирасын Иран ислам җөмһүриятенә таныту. Китапның тәрҗемә эшләрен Мәскәүдә башкардылар. Иң күп өлешне билгеле фарсы шагыйре Исмаил Заде керткәндер. Тукай китабын тәрҗемә итү – беренче генә адым. Киләчәктә тагын бер китап чыгарырга ниятлибез. Анысы Иран һәм Татарстанның икътисади, дини һәм сәяси мөнәсәбәтләре хакында булачак”, диде Пәрвиз әфәнде һәм Тукай шигырен фарсы телендә укып бирде.

​​Иран консуллыгының Казандагы барлык чаралары Татарстан хөкүмәте ярдәме белән башкарыла. Әлеге китапны тәрҗемә итүдә Татарстанның мәдәният министрлыгы да катнашкан. Министр урынбасары Ирада Әюпова моны тарихи вакыйга дип атады. Татарстан президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин сүзләренчә, Иран белән якынаю әле моның белән генә чикләнмәс.

Тукайның иҗаты башка илләрдә дә таныш. Әйтик, "Шүрәле" әсәре күп төрле телләргә, шул исәптән гарәп теленә дә тәрҗемә ителгән. Татарстан түрәләре Тукай гына түгел, башка татар әдипләрен дә дөньяга таныту киләчәктә дә дәвам итәчәк дип ышандыра.

Иран ислам җөмһүриятенең Татарстандагы баш консулы Рәсүл Шаян Тукай иҗаты белән соң гына танышкан.

​​"Габдулла Тукай хакында, кызганычка каршы, соң гына белдем. Беренче тапкыр аның шигырьләре белән танышкач, үз-үземә аның иҗатын тәфсилләп өйрәнергә вәгъдә иттем. Аның иҗатында бик мөһим темалар күтәрелә, ана теле, Аллаһның никадәр бөек икәне турында һәм милләткә кагылышлы шигырьләре бар. Шагыйрь татар телендә язса да, асылда тел төбендә бердәмлек ята”, - диде Рәсүл Шаян.

"Туган тел” – аның яраткан шигыре икән. Ул бу шигырьне фарсы телендә укып күрсәтте.

Кичәдә чыгышлар милли моңнар белән үрелеп барды. Җырчы Рөстәм Маликов Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Ә "Туган тел”не залда утыручылар бергәләшеп басып җырлады.

Китапның тиражы – 500 данә. Басманың күп өлеше Иран уку йортларына һәм китапханәләренә китәчәк. Бер өлеше Татарстанда да калачак дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе